16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар халкы тарихында Алтын Урда чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада Тарих институты, Татарстан Милли китапханәсе, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Алтын Урда дәүләтенең идарә, финанс һәм салым системалары, гаскәр төзелеше, халыкара элемтәләре, шәһәр мәдәнияте, әдәби тел үсеше һәм башка мәсьәләләр каралды.
Бүген китапханәдә «Текст» фестивале башлана!
Мордовия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 17 ноябрь көнне онлайн форматта «Китап. Китапханә. Кешеләр. Технологияләр» дигән II фәнни-гамәли конференция оештырылды.
2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең Санкт-Петербургтагы милли китапханәсендә «Россия Федерациясе субъекты үзәк китапханәсенең методик хезмәте хәзерге заман шартларында» дигән темага Бөтенроссия «Китапханә аналитикасы–2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча методик стажировка уздырылды.
Атна буе бездә төрледән төрле текстларга багышланган чаралар узачак. Сезне кызыклы лекцияләр, иҗади очрашулар, төрле телләрдә уку, күргәзмәләр көтә — барысы да куркынычсыз дистанция белән.
Балалар өчен китаплар уку
22-28/11 Икенче каттагы холлда яшь татар авторларының текстлары күргәзмәсе.
Биредә Татарстанда төшерелгән кыска метрлы фильмнар күрсәтеләчәк.
2021 елның 1 нояберендә татар әдәбияты классигы, драматург, шагыйрь Мирхәйдәр Фәйзинең (1891-1928) тууына 130 ел тулды. Шул уңайдан бу көннәрдә аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннарда әдипне искә алалар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә 2022 елга «Татарстанның истәлекле даталар һәм вакыйгалар календаре» әзерләнде.