Милли китапханәнең фәнни хезмәткәре «түгәрәк өстәл»дә катнашты

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

16 ноябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Татар халкы тарихында Алтын Урда чагылышы» дип аталган түгәрәк өстәл узды. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чарада Тарих институты, Татарстан Милли китапханәсе, Казан федераль университеты, Болгар ислам академиясе хезмәткәрләре катнашты. Түгәрәк өстәлдә Алтын Урда дәүләтенең идарә, финанс һәм салым системалары, гаскәр төзелеше, халыкара элемтәләре, шәһәр мәдәнияте, әдәби тел үсеше һәм башка мәсьәләләр каралды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Ильяс Мөстәкыймов «XIV гасыр дәүләт эшлеклесе Мөхәммәд Нәхчиваниның «Дәстүрел-кятиб фи тәгъйинил-мәратиб» хезмәтендә «улус» термины» темасына доклад белән чыгыш ясады. Чыгыштан соң катнашучылар әлеге тема хосусында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International