Милли китапханә хезмәткәре Санкт-Петербургта стажировкада булды

2021 елның 19 ноябре, җомга

2021 елның 8 ноябреннән 14 ноябренә кадәр Россиянең Санкт-Петербургтагы милли китапханәсендә «Россия Федерациясе субъекты үзәк китапханәсенең методик хезмәте хәзерге заман шартларында» дигән темага Бөтенроссия «Китапханә аналитикасы–2021» конкурсы нәтиҗәләре буенча методик стажировка уздырылды.

Стажировкада Россия Федерациясе республикалары һәм өлкәләре фәнни һәм милли китапханәләреннән методик хезмәт вәкилләре, ә Татарстан Республикасы Милли китапханәсеннән фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Эльвира Госман кызы Хөсәенова катнашты.

Катнашучылар Санкт-Петербургның иң яхшы китапханәләре: Маяковский исемендәге шәһәр Үзәк җәмәгать китапханәсе һәм аның бер бүлеге – «Охта-8» белем бирү интеллект-үзәге, ШКАФ китапханәсе һәм арт-резиденциясе, «БИРО» үсеш һәм карьера китапханәсе эшчәнлекләре белән танышты. Россия Милли китапханәсенең тарихи бинасы буйлап, андагы Эстамплар бүлегенә, Вольтер китапханәсенә, Фауст бүлмәсенә, мәшһүр Универсаль уку залына оештырылган экскурсия катнашучыларда онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Методик хезмәтнең хәзерге көн мәсьәләләренә багышлап оештырылган «түгәрәк өстәл»дәге һөнәри бәхәсләр дә, башка төбәкләрдәге хезмәттәшләр белән турыдан-туры аралашу һәм эш тәҗрибәсен уртаклашу да файдалы булды.

Россия күләмендәге «Китапханәләрдә сыйфат менеджменты: Пост-пандемия: «яңа чынбарлык» тудымы әле?» дигән VIII нче фәнни-гамәли конференциядә һәм җәмәгать китапханәләренең «Россия Федерациясендә китапханә эшен үстерү стратегиясендә муниципаль китапханәләрне модернизацияләү» дигән Бөтенроссия IX нчы форумында катнашу, һичшиксез, стажёрларның һөнәри белем дәрәҗәсен арттырды.

Стажировкада катнашучыларның барысы да аны оештыручыларга ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр һәм төбәкләрдәге методик үзәкләр белән киләчәктә дә шушы форматтагы хезмәттәшлеккә өметләнүләрен белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International