ЯҢАЛЫКЛАР


17
август, 2021 ел
сишәмбе

Швециядәге милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырган басмалар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән «Хәбәрче» мәҗмугасе аерым урын били. Җилем (гектография) ысулы белән чыгарылган бу җыентык Швециядәге татар җәмәгатенең, заманында аз санлы булуына карамастан, бик оешкан булуы һәм асыл ватаннарыннан читтә торганда да туган телләрен һәм милли үзаңнарын сакларга тырышуларын күрсәтә.

Бүген китапханәдә «Татар китабының глобаль дөньясы» күргәзмәсенең параллель программасы — исламны өйрәнүчеләр өчен «Рәсәйдә ислам V: шәһәрдәге мөселман субъективлыгы» мәктәбе ачылды.


16
август, 2021 ел
дүшәмбе

Төп китап саклау бүлеге китап саклагычларда фондларны урнаштыруны тәмамлады.


15
август, 2021 ел
якшәмбе

Китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә узган гасырларда чыккан күп кенә китаплар саклана. Шундыйларның берсе — 1840 елда Казан Император университеты типографиясендә басылган «Записки Александры Фукс о чувашах и черемисах Казанской губернии» китабы.


14
август, 2021 ел
шимбә

2020 елда ТР Милли китапханәсе сайтында онлайн-форматта үткәрелгән «Татарстанда яшәүчеләр китапханәләр турында» дигән социологик тикшеренүнең нәтиҗәләре китапханәнең «Милли китап» нәшриятында басылып чыкты.


13
август, 2021 ел
җомга

Халыкара онлайн-форум быел белем бирү темасына багышланган. Чараларда катнашу өчен тыңлаучылар сыйфатында 11 илдән һәм Россиянең 42 төбәгеннән 16 меңнән артык кеше (120 кеше белгеч буларак) теркәлде. 

Бүген китапханәдә "100% Татарстан" халыкара форумы кысаларында китапханәгә галәмнең иң акыллы кешесе Анатолий Вассерман килде.

Милли китапханәне порталында Кәрим Тинчуринның 1935 елда нәшер ителгән «Alar өcәv ide» комедиясе электрон версиясен табарга була.


11
август, 2021 ел
чәршәмбе

Бу шимбә Джулия Дональдсонның "Верхом на помеле" китабын укырбыз.


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Балалар Эрик Карлның "Papa, please get the Moon for me" һәм "The very busy spider" китапларын укыячак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International