• 30 август көнне китапханә эшлиячәк (10:00-22:00);
• 31 август — китапханәдә җыештыру көне.
Бу җомга, 27 август 15:00 сәгатьтә балаларны һәм әти-әниләрне өстәл уеннары уйнарга чакырабыз! Ел буе киштәләрдә ямансулап яткан уеннарыгызны алып килә аласыз — бергәләп күңел ачырбыз.
26 август көнне 14:00 сәгатьтә 12-16 яшьтәге яшүсмерләрне инглиз телен өйрәнү клубына чакырабыз. Сөйләшергә, уйнарга, яңа кешеләр белән танышырга килегез.
Аноним онлайн-сораштыруда катнашырга чакырабыз. Ул 2021 елның 20 сентябренә кадәр дәвам итәчәк.
2021 елның июлендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре чираттагы археографик сәфәргә барып кайттылар. Алар Татарстанның Арча муниципаль районына кергән 10 авылда булдылар.
4 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә чыгарылыш яшендәге мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны “Җанлы Китаплар” проекты очрашуына чакырабыз.
Поттер маҗараларын яратучылар өчен шәп яңалык! Джоан Роулингның тылсымчы малай турындагы китаплар циклын хәзер өйгә дә алып була.
Балалар Эрик Карлның "Opposites" һәм "Does a Kangaroo have a mother too?" китапларын укыячак.
Август аенда безнең китапханәгә язучы, тәрҗемәче, балалар өчен күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы Юлия Кузнецова килеп китте.
Август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясендә ачык рәвештә тавыш бирү башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Сылтама буенча узып, сез дә тавыш бирә аласыз.