Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Чыганак: https://edu.tatar.ru/upload/storage/org2115/files/Логотипы.pdf

«Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген игътибарга алып, Россия халыкларының мәдәни мирасы елын дәвам итеп, 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итәм»

Р. Миңнеханов

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023 елны Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан итте.

Зур Татарстан гаиләсенең барлык халыклары вәкилләре арасында үзара аралашу, телләрне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү турында кайгырту – Татарстанның бәяләп бетергесез байлыгы. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына еллык юлламасында хәбәр итте.

Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруның төп юнәлешләренең берсе - республикада яшәүче барлык халыкларның телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклау һәм үстерү.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, һәр чорда нәкъ менә ныклы гаилә гасыр традицияләрен саклаучы булган һәм булып тора да.

«Бу буыннар арасында бәйләүче көчле дәүләтнең нигезе, туучылар санын һәм демография үсешен арттыруның мөһим өлеше. Татарстанда дистәләгән мең искиткеч гаилә яши. Алар –  алтын һәм бриллиант туйларын уздырган парлар, күп балалы гаиләләр, тәрбиягә бала алган гаиләләр, иҗади һәм спорт династияләре. Безнең бурыч - традицион гаилә кыйммәтләрен, ата-ана җаваплыгын, күп балалылык, зур ныклы гаиләләрнең уңай тормыш тәҗрибәсен киң тарату», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Республикада күп кенә программа чаралары гамәлгә ашырыла, иҗади коллективлар киң ярдәм күрсәтә. Республикада яшәүче халыкларның традицион бәйрәмнәрен үткәрүгә аерым игътибар бирелә.

Халык сәнгатен популярлаштыру, мәдәни традицияләрне, тарихи һәм мәдәни ядкәрләрне, этномәдәни күптөрлелекне, республиканың барлык халыкларының мәдәни үзенчәлекләрен һәм этник бергәлекләрен саклау дәвам итә.

Р.Миңнеханов билгеләп үткәнчә, милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында телләргә, халык авыз иҗатына, халык сәнгать кәсепләренә, традицияләренә һәм гореф-гадәтләренә аерым игътибар бирергә кирәк. 

2023 елда иң масштаблы проектларның берсе - «Вышитая карта РТ» («Татарстан Республикасының чигелгән картасы») акциясе. Ул март аенда башланды һәм 30 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу проект Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрен берләштерәчәк. Эшкә район мәдәният йортларыннан, китапханәләрдән һәм музейлардан осталар җәлеп ителәчәк. Май аенда картаның әзер чигелгән фрагментларын 45 муниципалитетта җыеп, Казанга гомуми полотнога тоташтыру өчен алып киләчәкләр. Шуннан соң картаны экспонат буларак Татарстан Республикасы Милли музеена урнаштырачаклар.

Халыклар дуслыгы йорты мәдәни десант оештыра, ул гастрольләр белән төрле шәһәрләргә һәм авылларга чыга. Хәзер Пушкин картасын мәктәп укучылары мондый мәдәни десант концертларында куллана алачак.

Казанда 50 мең тамашачыга исәпләнгән зур этнофестиваль планлаштырыла.

12 июньдә Казанда Идел буенда яшәүче халыкларның милли костюмнары күрсәтеләчәк. Моның өчен төбәк бюджетыннан акча бүлеп бирелгән.

31 марттан 30 сентябрьгә кадәр Казанның 13 мәйданчыгында һәр муниципалитет үз программасын тәкъдим итәчәк, анда яшәүчеләр иҗади коллективлар чыгышы, күргәзмәләр, шулай ук туристик маршрутлар, милли аш-су һәм халык сәнгать һөнәрләре презентацияләре аша җирлекнең мәдәни коды белән таныша алачак.

Этник программаларны тәкъдим итү графигы белән  ТР Мәдәният министрлыгының сайтында һәм социаль челтәрләрендә танышырга була.

Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына барлыгы 349 чара уздыру планлаштырыла.

Рәсми документлар

ТР мәгълүмат чыганаклары

Методик материаллар

ТР МК Мәгълүмат ресурслары

ТР МК Интернет-ресурслары

 

 

 

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2023 елның 15 августы, 11:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International