Яңа электрон белешмәлек

2012 елның 10 апреле, сишәмбе
Халкыбызның милли бәйрәменә багышланган -Сабантуй дип аталган яңа электрон белешмәлек дөнья күрде.

Тарихы ерак гасырларга тоташкан халык бәйрәме - Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.

Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россиянең башка төбәкләрендә дә һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр.

Тәкъдим ителә торган электрон белешмәлек халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйны үткәрүдә ярдәмлек буларак төзелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International