Сабантуй


 
Сабантуй – чын мәгънәсендә милли рух җәүһәре, татар халкының үзенчәлекле мәдәниятының бетмәс-төкәнмәс чишмәсе, аның рухи торышы, һәм талантларны ачу өчен бик яхшы мөмкинлек, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу.... Сабантуй турында бөтендөньяга билгеле булыр һәм ул Бөтендөнья мирасы исемлегендә лаеклы урынны алыр дип ышанасы килә.
Татарстан Республикасы Президенты М.Ш. Шәймиев

Сабантуй — гасырлар буенча нинди генә зилзиләләр булмасын, бик зур, бик тансык, бик шатлыклы, күңелләрне рәхәтләндерә торган милли туй булып, бу көнгә кадәр үзенең әһәмиятен югалтмаган мәдәни байлык.
Тарихы бик тирәннәргә, әллә-ничә мең елларга җиткән халык бәйрәме — Сабантуй XXI гасырда да татар милләтен таныту, аның рухи бердәмлеген, мәдәниятен, телен саклау чарасы, символы буларак яшәвен дәвам итә.
Бәйрәмнең бөеклеге, дәрәҗәсе милли үзаңыбызда көннән-көн югары урын ала бара. Татарның гасырларны гасырларга бәйләүче олы бәйрәме инде дөнья бәйрәменә әверелеп бара - аны бер Татарстан гына түгел, Россия һәм хәтта чит илләрдә дә кадерләп билгеләп үтәләр.
Тәкъдим ителә торган чираттагы электрон белешмәлек милли бәйрәмебез - Сабантуена багышланып төзелде. Белешмәлектә материаллар 12 бүлеккә туплап бирелде. Биредә Сабантуеның тарихына караган мәкаләләр, бәйрәмне оештыру өчен киңәшләр, Сабантуенда үткәрелә торган уеннар һәм ярышларның тәртипләре, кагыйдәләре күрсәтелде. Бәйрәмне үткәрү өчен кирәк булган сценарийларга, шигырьләргә, җырларга зур урын бирелде. Сабантуй корылмалары, кирәк-яраклары турында мәгълүматлар,аудиофайллар, Сабантуй мизгелләрен яктырткан фотоархив, видеоматериаллар урнаштырылды. Ахырда Сабантуй бәйрәмен үткәрүдә ярдәмлек буларак библиография бүлеге урын алды. Белешмәлек татар, рус, инглиз тлләрендә төзелде.

Сабантуй бәйрәменең тарихы Сабантуй мәйданын әзерләү өчен киңәшләр

Сабантуй корылмалары һәм кирәк-яраклары


Сабан туе бәйрәменең карта-схемасы

Сабантуй ярышлары һәм уеннары

Сабантуй үткәрү өчен сценарий үрнәкләре

Сабантуйга багышланган җырлар

Сабантуй – шигърият дөньясында

Сабантуй күренешләре (видеоматериаллар)

Сабантуй турында видеоматериаллар


Фотоархив

Библиография

 

 

 

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 20:45

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International