Россиядә драма театры

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмәләр циклын тәкъдим итә. Циклның беренче күргәзмәсе – «Театр сәхнәсе: безнең гасыр һәм узган гасыр» – илебездәге драма театрының башлангычыннан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш юлын күзәтү мөмкинлеге бирә.

Россия дөнья театры үсешенә зур өлеш кертте. Бу – узган чорларда рус драма сәнгатен баш әйләндергеч биеклеккә күтәргән бөек актёрлар һәм талантлы режиссёрлар. «Россия империясендә театр тормышы» бүлегендә тәкъдим ителгән әдәбияттан укучы рус театры тарихына караган бик күп кызыклы фактлар беләчәк. Россиядә беренче профессиональ рус театры Петербургта 1756 елда ачылган. Барлык театрлар да крепостной булган, нәкъ менә алар илгә беренче актёрлар һәм актрисалар бирә. А.П.Сумароков һәм актёр Ф.Волков труппасы рус драма театрының үсешенә нигез салган. Күргәзмәнең бу бүлегендә монографияләр, фәнни җыентыклар, фәнни тикшеренүләр, белешмә әдәбият тәкъдим ителә.

XX гасырның буеннан буена театрга онытылу юрыйлар. Гасыр башында кинематография бик көчле үсеш ала, телевидение барлыкка килә, видео, компьютер пәйда була һәм, чынлап та, монда театрга урын юк кебек. Әмма театр яши һәм еш кына техник яңалыкларны да үзенә кабул итә. Театр жанрлары кушыла, аның яңа, моңарчы билгесез төрләре барлыкка килә. Яшь театрлар сәхнә корифейларыннан өйрәнә һәм үзләренекен, үзенчәлекле һәм беркемнекенә дә охшамаганын булдыра. Россиядә драма театры сәнгатенең заманча үсеше турында күргәзмәнең «Совет театры тарихы сәхифәләре» дип аталган икенче бүлеге сөйли.

Күргәзмә 2019 елның июль ахырына кадәр дәвам итәчәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International