Милли китапханә Казанның Кремль яр буенда «Био» фестивалендә катнашачак

2019 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 13 июлендә Казан шәһәренең Кремль яр буенда үткәреләчәк, сәламәт яшәү рәвешенә, экологиягә һәм белем бирүгә багышланачак фестивальдә катнаша. Милли китапханәнең «Китапханә паркта» программасы «Укы! Уйла! Сөйлә!» девизы астында узачак һәм берничә тематик зона тәкъдим ителәчәк.

Шәһәр мохитендә яшәгән кеше тормышын мәгърифәтсез, китап һәм укудан башка күз алдына да китереп булмый. «Укучы кеше: шәһәр мохитендә китап» күргәзмәсендәге кызыклы басмалар урбанизацияләнгән мохиттә кеше яшәеше, шәһәрнең мәдәни тормышы, техносфера, халыкның иҗтимагый мәнфәгатьләре, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, экология мәсьәләләрен яктыртачак.

Китапханә хезмәткәрләре бердәм укучы билетын рәсмиләштерергә ярдәм итәчәкләр, ул Татарстанның республика, шәһәр һәм мәктәп китапханәләре фондларыннан файдаланырга мөмкинлек бирә. Электрон китап форматын яратучыларга «ЛитРес» электрон китаплар сервисы билетын булдырырга мөмкин. «ЛитРес: Укы!» кушымтасында 200 меңнән артык электрон һәм аудиокитап тәкъдим ителгән.

«Бүләккә китаплар» акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе яхшы хәлдәге басмаларны түләүсез нигездә кабул итәчәк. Бүләк ителгән китаплар фондларны тулыландырачак, яңа укучыларын табачак.

«Ирекле китаплар мәйданы»нда укыган китапларыгыз белән уртаклашырга мөмкин булачак, шулай ук үзегез өчен дә кызыклы китаплар таба алачаксыз.

Без күбебез китап укыйбыз. Уку вакытында автор һәм аның әсәрләре белән танышабыз, гаҗәеп фантазия дөньясына чумабыз. Китаплар күп серләрне яшерә. «Ау» квесты (12 яшьтән) күренекле авторларның әсәрләре битләрендә яшеренгән серле шифрлар һәм кодларны берничә минутка ачачак. Алар ярдәмендә Сез катлаулы башваткычларны чишә, четерекле сорауларга җавап бирә, интеллектуаль сәләтегезне тиешенчә бәяли алачаксыз.

Ничек язучы булырга? Аның ихтыяр көченә, сабырлыкка һәм тырышлыкка ия булуы зарур. Әлбәттә, мондый кеше белемле булырга һәм үз фикерләрен кәгазьдә төгәл җиткерә белергә дә тиеш. Сезне «Шәһәр романы: тарихлар тудырабыз» интеллектуаль уенында (14 яшьтән) катнашырга, бергәләп иҗат итәргә һәм уртак көч белән Казан шәһәренә һәм анда яшәүче кешеләргә багышланган чын шедевр язарга чакырабыз.

Гаилә почмагында балалар белән килүчеләргә бай программа әзерләнгән. Интерактив әкиятханә А.С.Пушкин әкиятләрен заманча итеп укуны тәкъдим итә (рус телендә). Балалар күпмедер мизгелгә әкият дөньясына чумачаклар, сәнгатьле уку һәм гаҗәеп актерлык уены аша үзләрен әкият геройлары итеп тоячаклар, аларның холык-фигыльләрен гәүдәләндерәчәкләр. Бирегә 6 яшьтән 10 яшькә кадәрге балалар чакырыла.

Шулай ук татар халык әкиятләре белән танышу да булачак. Алар күп гасырлык халык зирәклеген саклыйлар. Балаларга әкиятләр аша халык мәкальләрен, әйтемнәрне белү-өйрәнү, туган телнең байлыгын һәм матурлыгын тану мөмкинлеге биреләчәк.

Кече яшьтәге мәктәп балалары янына чит ил әкиятләре геройлары «кунакка киләчәк». Безнең мәйданчыкта «Инглиз телендә кызыксынучан аю Паддингтон турында укыйбыз» һәм «Ярдәмчел карга турында алманча укыйбыз» дигән мини-лекторийлар узачак.

Сәнгатьтә балалар иң яхшы һәм үтемле итеп кабул иткән өлкә – театр. «Бармаклар театры» остаханәсендә фетрдан танылган әкият геройларын ясау балаларның да, өлкәннәрнең дә күңелләренә хуш киләчәк. Тырышып ясалган бармак курчакларыннан театраль тамаша да күрсәтеләчәк. Кәгазьдәге иҗатны яратучылар өчен алман әкиятчесе Вильһельм Гауфның «Карлик Нос» әсәре мотивлары буенча мастер-класс тәкъдим ителә.

Китап һәм уку, әдәбият һәм иҗат сөючеләрне Кремль яр буена көндезге сәгать 12 дән кичке 7 гә кадәр «Китапханә паркта» чарасына чакырабыз. Рәхим итегез!

Белешмәләр өчен телефон: (843) 292-72-35.

Чарага керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International