Михаил Юрьевич Лермонтовның бөеклеге – иҗатында

2019 елның 7 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге үзенең уку залында (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) М.Ю. Лермонтовның (1814–1841) тууына 205 ел тулу уңаеннан «М.Ю. Лермонтовның бөеклеге – иҗатында» дигән китап күргәзмәсе куйды.

Михаил Юрьевич Лермонтов – Россиянең бик яшьләй гомере өзелгән бөек улларының берсе: шагыйрь, прозаик, драматург, рәссам, гомумән, үз чорының талантлы каләм иясе. Ул үзенең кыска гына гомерендә бик күп фәлсәфи, югары рухлы һәм патриотик әсәрләр язып калдырган. Аның әсәрләрендә – тормыш һәм үлем, мәрхәмәтлелек һәм явызлык, мәхәббәт һәм нәфрәт, дуслык, яшәү мәгънәсен эзләү, киләчәк һәм үткәндәгеләр, табигать, мәңгелек...

Аның үзеннән соң калдырган мирасын яшәгән гомере белән чагыштырып, янәшә куеп карасаң, безнең алда, һичшиксез, бөек шәхес. Ул нибары уналты ел иҗат гомере кичергән, ун яшендә үк инде гаилә сәхнәсе өчен пьесалар язган, француз, немец, инглиз классикларын төп нөсхәләреннән, чыганаклардан укыган. Әдәбият тарихы белгечләре, Лермонтов иҗатын өйрәнүчеләр шагыйрьнең яшүсмер вакытында феноменаль хәтергә ия булуы турында язалар. Унбиш яшендә ул «Демон» поэмасын, егермедә – «Маскарад» шигъри драмасын, егерме дүрттә – «Безнең заман герое» романын яза. Бу әсәрләр һәммәсе дә әлеге китап күргәзмәсендә бар. Ни аяныч, егерме алты яшендә Лермонтовның гомере өзелә.

Гаҗәп, япь-яшь егет укучының йөрәгенә барып җитәрлек тирән ачыну, хәсрәт, сагышлануларны үзенең үлемсез әсәрләрендә ничек шулай тасвирлый алган?! Шул ук вакытта үзе тормышны яратучы, югары фикер иясе, намуслы һәм вөҗданлы, батырлык һәм азатлык сөюче ватанпәрвәр булып кала белгән.

Күргәзмәгә куелган китаплар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын тулысынча чагылдыра. Укучы биредә, Лермонтовның иҗаты белән беррәттән, аның тормышында булган кызыклы вакыйгалар, шул ук вакытта замандашлары калдырган истәлекләр белән дә таныша ала.

Китап күргәзмәсендә М.Ю. Лермонтовның сирәк очрый торган басмалары да куелган. Татар теленә тәрҗемә ителеп, гарәп графикасында басылган «Гашыйк-гариб» (1918), «Чиркәс кызы» (1907) хикәяләре дә шулар рәтендә.

Күргәзмә 2020 елның гыйнвар аена кадәр эшләячәк. Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International