Милли китапханә Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә

2019 елның 14 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2019 елның 6–8 ноябрендә Мәскәүдә узган «Китап мәдәниятен өйрәнүдә мәгълүмат ресурсы буларак экслибрислар» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Конференциядә Россия һәм якын чит илләрнең 37 төбәгеннән – Бурятия, Карелия, Кырым, Мордовия, Марий Эл, Татарстан, Удмуртия, шулай ук Азәрбәйҗан һәм Беларусьтән һ. б. ил-җирләрдән – 120 дән артык белгеч эшләде.

Өч көн дәвамында берничә мәйданчыкта секция утырышлары, гамәли дәресләр һәм һөнәри экскурсияләр узды, бу конференциядә катнашучыларга Мәскәүнең иң кызыклы китап фондлары белән танышырга мөмкинлек бирде.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсен конференциядә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Р.Ү.Елизарова тәкъдим итте. Ул «Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә Ә.Г. Кәримуллин шәхси коллекциясе» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Конференцияне Халыкара китап сөючеләр берлеге белән Россия Дәүләт китапханәсе Россия Дәүләт җәмәгать тарих китапханәсе, Третьяков галереясе фәнни китапханәсе, Дәүләт тарих музее (китап фонды бүлеге) ярдәмендә оештырды.

  

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International