2020 елның 27 гыйнварында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлегендә (Казан, К.Маркс ур., 36 йорт) Лондоннан килгән, дөньякүләм танылган укытучы-методист Хью Деллар лекциясе зур уңыш белән узды. Ул «Британика» чит илләр әдәбияты кибете ярдәме белән үткәрелде. Чарада Казан, Ижау, Чистайдан мәктәп укытучылары, югары уку йортлары укытучылары катнашты.
Хью Деллар халыкара һөнәри җәмәгатьчелектә киң танылган. Ул Бразилия, Мексика, Перу, Аргентина, Испания, Россия, Италия, Япония, Таиландта һәм башка күп кенә илләрдә һөнәри үсеш семинарларын алып бара. Спикерның киң һөнәри кызыксыну даирәсе корпуслы лингвистика тикшеренүләрен, инглиз теленең килеп чыгышы һәм аны халыкара аралашу теле буларак куллану мәсьәләләрен, лексика һәм грамматика укытудагы яңа алымнарны һ.б. үз эченә ала.
Китапханә кунакларына Better vocabulary outcomes һәм Teaching grammar lexically темалары тәкъдим ителде.
Чара ике өлештән торды. Лекциянең беренче өлеше инглиз теле грамматикасын чит ил кешеләренә укыту проблемаларына багышланган иде. Лектор ассызыклаганча, инглиз телен өйрәнгәндә һәм укытуда грамматика кагыйдәләрен белү, һичшиксез, мөһим, ләкин грамматиканың дөреслегенә генә басым ясау башка аспектларга зыян китерергә тиеш түгел. Хәтта шул тел вәкилләре үзләре дә еш кына грамматик кагыйдәләргә туры килми торган сөйләм төшенчәләрен кулланалар, шуңа күрә моңа артык игътибар итәргә ярамый. Грамматиканы яхшы белеп тә, сүзлек запасың аз булса, әйтергә теләгән фикереңне җиткереп булмый, һәм, киресенчә, сүзлек запасың зур, ә грамматиканы уртача белсәң дә, үз ихтыяҗыңны җиңел аңлатырга була дигән фраза белән лекция салмак кына лексика укытуга багышланган икенче өлешкә күчте.
Лекциянең икенче өлешендә Хью Деллар, студентлар һәм укучылар яңа сүзләр һәм сөйләм әйләнмәләрен истә калдырып, киләчәктә инглиз телендә сөйләшкәндә куллансыннар өчен мисаллар китерде. Төп идея шунда: сүзләрне аерым түгел, ә җанлы сөйләмдә, аралашканда куллану контекстында бирү. Шулай ук язуда һәм сөйләмдә артык катлаулы һәм сирәк лексикон куллану һәрвакытта да сезнең турыда, телне бик яхшы белә икән, дигән тәэсир калдырмаячак. Киресенчә, сез контекстка туры килми торган сирәк синонимнарны кулланып, әңгәмәдәшегез каршында көлке хәлгә калачаксыз. Шуңа күрә, сөйләмдә, язуда, көндәлек аралашуда кулланылучы гадәти сүзләр һәм сөйләм әйләнмәләреннән файдалану яхшырак.
Чара аудиториядә зур кызыксыну уятты, күп сораулар бирелде, лекция буенча актив фикер алышу булды.
Очрашу ахырында Хью Деллар Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә үз китапларын бүләк итте. Алар белән чит телләрдәге әдәбият бүлегендә танышырга мөмкин.
Хью Деллар белән тагын да яңа очрашулар булыр дип өметләнәбез!