Республиканың китапханә хезмәткәрләре өчен онлайн-семинарлар

2020 елның 26 июне, җомга

2020 елның июнь аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге муниципаль китапханәләр хезмәткәрләре өчен «Китапханәнең проект эшчәнлеге: уңыш сере» дип исемләнгән онлайн-семинарлар үткәрде.

Семинарларда республиканың Буа, Балык Бистәсе, Минзәлә һәм Әлмәт муниципаль районнарының китапханә хезмәткәрләре катнашты. Бу китапханәчеләрнең белемен күтәрү өчен ерактан мәгълүмат бирү режимында фәнни-методик бүлек хезмәткәрләре тарафыннан интернет-технологияләрне куллануның беренче тәҗрибәсе булды.

Семинарлар ZOOM интернет-платформасы базасында узды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Социаль һәм гуманитар белем бирү институтына семинарлар оештыруда күрсәткән ярдәме өчен рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International