«Китапханә хәбәрләре» журналының яңа саны

10 июль 2020 ел., җомга

«Китапханә хәбәрләре = Библиотечный вестник» фәнни-гамәли журналының чираттагы 49 нчы саны дөнья күрде (2020. – №1). Әлеге сан Татарстан АССР төзелүнең – 100, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе оешуның – 155, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган.

Журнал тарих фәннәре докторы, профессор, академик Индус Таһировның махсус мәкаләсе белән ачылып китә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган күләмле язмада республиканың 1917–1936 елларда дәүләтчелеккә ирешү юлындагы беренче адымнары яктыртыла.

Татарстанның халык шагыйре, Милли китапханәнең Кайгыртучылар шурасы рәисе Разил Вәлиевнең «Илаһи утрау» мәкаләсе 155 еллыгын билгеләп үтүче әлеге Китап йортының тарихи үсеш баскычларын тасвирлый һәм җәмгыятьтәге бүгенге урынын-әһәмиятен билгели.

Алга таба Татарстан Милли китапханәсенең тәҗрибәле белгеч-хезмәткәрләре, Республика һәм китапханә юбилейларына бәйләп, биредәге фондларда сакланучы кызыклы тарихи чыганаклар, газета-журнал басмалары, китап-җыентыклар, Интернеттагы электрон ресурслар турында мәгълүматлар җиткерә.

Шагыйрь Хәсән Туфанның тормышына һәм иҗатына караган яңа чыганаклар, Казан университеты китапханәчесе, 2020 елда тууына 200 еллыгы билгеләп үтелүче Александр Иванович Артемьевның тормышы һәм эшчәнлеге турындагы язмалар, китапчы-галим Әбрар Кәримуллинның тууына 95 ел, язучы Дмитрий Иванович Стахеевның тууына 180 ел тулуга, тарихчы Михаил Худяковның «Казан ханлыгы тарихы турында очерклар» китабы басылып чыгуга багышланган мәкаләләр «Мирас» рубрикасында урнаштырылган.

«Республика китапханәләрендә» дигән традицион рубрикада ТР Милли китапханәсенең Алман уку залына багышланган язма бирелә. Әлеге уку залында Германия турындагы алманча һәм русча басмаларның универсаль фонды (китаплар, вакытлы матбугат, мультимедиа һ.б.) нигезендә хезмәт күрсәтелә. Чаллы шәһәре үзәкләштерелгән китапханәләр челтәренең мәгълүматка бай һәм эчтәлекле Интернет-сайтын җентекләп тасвирлаган мәкалә – башка китапханәләрнең шушы юнәлештәге гамәлләре өчен бик яхшы тәҗрибә-үрнәк. Татарстан китапханәләренең яңача эшчәнлеген анализлау моңарчы булмаган эш алымнарының һаман саен күбрәк кулланылуын раслый, хезмәткәрләрнең иҗади куәсен һәм һөнәри осталыгын күрсәтә.

ТАССРның В.И. Ленин исемендәге Республика китапханәсенең Бөек Ватан сугышы чорындагы эшчәнлеге, Татарстанның икътисади, мәдәни, иҗтимагый-сәяси тормышы һәм казанышлары, Берлин өстендә Җиңү байрагын күтәргән каһарман милләттәшләребез турындагы һ.б. язмалар, Татарстанны данлаучы иң матур шигъри әсәрләрне туплаган «Әдәби сәхифә» шулай ук юбилей даталары уңаеннан тәкъдим ителә.

Журнал Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан 1996 елдан бирле татар һәм рус телләрендә елга ике тапкыр нәшер ителә. Китапханә сайтында журналның электрон күчермәсе, ягъни PDF-варианты белән танышырга мөмкин: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/bull/2020_1.htm

   

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International