«Халык иҗаты елы» дип исемләнгән тематик досье

2020 елның 12 октябре, дүшәмбе

«Халык иҗаты елы» дип исемләнгән тематик досье Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында «Мәдәният» милли программасын (проектын) тормышка ашыру кысаларында әзерләнде.

2020 ел халык иҗаты елы буларак планлаштырылган булса да, пандемиягә каршы көрәш шартларында аны үткәрү чаралары үзгәрде.

2020 елда «Халык иҗаты елы»н уздыру инициативасы белән Ханты-Мансийск шәһәре иҗат йорты директоры Елена Евгеньевна Исламуратова чыкты. Аның бу хактагы тәкъдиме Россия Президенты Владимир Путинда хуплау тапты.

Халык иҗаты елы белән бәйле өстенлекле планнарның берсе − авыл клублары эшчәнлеген җанландыру һәм аларга һәрьяклап ярдәм итү. Үткәндәге тәҗрибә күрсәткәнчә, кече шәһәрләрдә һәм авыл җирлекләрендә эшләүче клублар, аларда оештырылган иҗади түгәрәкләр, үзешчән ансамбльләр, күргәзмәләр һәм фестивальләр җирле халыкның тормыш рәвешен активлаштырырга ярдәм итә.

Россиядә «Мәдәният» илкүләм проекты гамәлдә. 2024 елга кадәр исәпләнгән әлеге илкүләм проектның максаты − илнең эре шәһәрләрендә генә түгел, еракта урнашкан кече торак пунктларда да мәдәниятнең үтемлелеген тәэмин итү, гражданнарга үзләрен иҗади яктан ачу өчен шартлар тудыру. Шулай ук төбәкләрдәге иҗади инициативаларга ярдәм итү һәм өметле кадрлар резервын булдыру, кече торак пунктлардагы  мәдәният, ял учакларының, китапханәләрнең эчтәлеген баету. 

Шулай итеп, Халык иҗаты елы мәдәният буенча милли программаның бер өлеше булып тора.

Тематик досьега «Мәдәният» милли проекты хакындагы мәгълүмат чыганаклары һәм материаллар, РФ һәм ТРда мәдәниятне үстерү буенча хакимият органнары эшчәнлеге, шул исәптән Татарстан Республикасында авыл клубларына һәм мәдәният йортларына, халык иҗатына ярдәм итүгә кагылышлы мәгълүмат кертелде.

Шулай ук Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларындагы Татарстан Республикасында мәдәният, сәнгать, халык иҗатына караган мәгълүмат чыганаклары да бирелде.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International