ТАССР ның 100 еллыгына багышланган электрон коллекция

2020 елның 3 ноябре, сишәмбе

ТАССР төзелүнең 100 еллыгы – республика, татар халкы һәм, гомумән, төбәк тарихындагы мөһим чор. XX гасырда республика узган юл, барлык кыенлыкларга һәм каршылыкларга карамастан, дәүләтчелекне, традицияләрне торгызу, Россия һәм дөнья цивилизациясендә  үзенең уникаль урынын эзләү ягыннан зур әһәмияткә ия.

ТР Милли китапханәсе сайтында ТАССР ның 100 еллык юбилее уңаеннан китапларның электрон коллекциясе булдырылды. Ул республика төзелү һәм үсеше, аның мөмкинлекләре, казанышлары һәм мәдәнияте тарихына багышланган белешмә мәгълүматны, электрон документлар, белешмәлекләрне, мәгълүмат чыганакларына күзәтүләрне үз эченә ала.

Электрон коллекция узган гасырның 20-30 нчы елларына караган уникаль басмаларның тулы текстлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Шулай ук  анда 40 нчы елларда дөнья күргән кайбер басмалар белән дә тулы күләмдә танышып чыгарга була. Ә соңрак чыккан басмалардан  тулысынча файдалану  мөмкинлеге чикләнгән. Киң катлам укучылар аларның аерым  бүлекләре, өземтәләре белән таныша ала.

Методик материаллар, сценарийлар, презентацияләр электрон коллекциядә аерым бүлеккә тупланган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International