Сәйдәшнең мәңгелек мирасы

2020 елның 2 декабре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге татар профессиональ музыкасына нигез салучы, күренекле татар композиторы, Татарстан АССРның халык артисты Салих Сәйдәшевнең (1900–1954) тууына 120 ел тулуга багышланган «Сәйдәшнең мәңгелек мирасы» исемле виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.

Күргәзмә материаллары эзлекле рәвештә композиторның тормышы һәм иҗатының төп чорлары белән таныштыра. Бу – беренче уңышлар һәм югалтулар, иҗади күтәрелеш һәм өлгергәнлек чоры, гомеренең соңгы елларында танылу алу һәм вафатыннан соң Сәйдәшнең исемен мәңгеләштерү. Биредә уникаль материаллар: композиторны якын белгән мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең истәлекләре, Салих Сәйдәшев әсәрләре, фоторәсемнәр, афишалар, видеоматериалларга сылтамалар һәм библиография урын алган.

Салих Сәйдәшев – музыкада чын новатор. Композитор милли сәнгатьнең башка халыклар мәдәниятеннән аерылып үсә алмавын яхшы аңлый. Сәйдәшев «Наемщик»ның опера варианты өстендә эшләгән чорда «Кызыл Татарстан» газетасы битләрендә түбәндәге белдерү белән чыгыш ясый: «Минем рус һәм Көнбатыш Европа классик опера сәнгатенең иң яхшы традицияләрен татар музыка теле үзенчәлеге белән яраштырырлык музыкаль әсәр тудырасым килә. Бу максат белән мин опера музыкасында милли мотивларны, татар җыр фольклорын киң кулланырга тырышам. Шул ук вакытта... һәр катнашучы затның типик сыйфатларына гына түгел, сыйнфый асылына да басым ясарга кирәк. Бу иҗади бурычны ни дәрәҗәдә хәл итә алачагымны тамашачым әйтер».

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International