Киләсе ел өчен мәдәни календарь

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият бүлегендә 2021 елга «Татарстанның истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» дөнья күрде. Аны басмага һәр елдагыча татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге әзерләде.

Ел саен нәшер ителүче «Татарстанның истәлекле һәм онытылмас даталар календаре» – Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең иң популяр һәм иң еш кулланылучы басмаларыннан берсе. Ул 1950 нче еллар ахырыннан бирле чыгып килә. Китапханәнең мәгълүматка бик бай бу басмасында республикабызның, татар халкының иҗтимагый, сәяси, мәдәни тормышындагы төп вакыйгалар һәм фактлар, шулай ук күренекле шәхесләрнең – язучылар, фән, мәгариф, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренең юбилейлары чагылыш таба.

Әлеге календарь китапханәчеләргә, музей, радио һәм телевидение, матбугат хезмәткәрләренә, укытучыларга, туган якны өйрәнүчеләргә ярдәмлек буларак тәкъдим ителә. Аның электрон варианты китапханәнең Интернеттагы сайтына да куелган.

2021 елда Татарстанда, татар тормышында күркәм юбилейлар бик күп. Аларны хәтергә алу һәм билгеләп үтү, матур бәйрәмгә әверелдерү – бик кирәкле һәм игелекле гамәл.

Календарьга кертелгән истәлекле вакыйгалар, гомумән, Татарстан һәм татар халкының күренекле шәхесләре, юбилей даталары турында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегенә мөрәҗәгать итеп (тел.: (843) 292-25-20; e-mail: Kraev.Nbrt@tatar.ru) тагын да күбрәк мәгълүмат таба аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International