Авыл тарихы китапларын Милли китапханәгә туплыйк!

2020 елның 25 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Татарстан Республикасының авыллары һәм шәһәрләре тарихына багышланган китаплар туплау хакында белдерә. Шулай ук илебезнең башка төбәкләрендәге татар авыллары турындагы китаплар да кабул ителә.

Китаплар Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларына алыначак һәм махсус күргәзмәгә дә куелачак.

Китапларны тапшыру мәсьәләсе белән ТР Милли китапханәсенең китап туплау һәм фондлар оештыру бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Элемтәгә керү өчен:

тел. 8 (843) 292-68-26;

e-mail: Compl.Nbrt@tatar.ru

Фотоларда:

Авыллар тарихына багышлап чыгарылган, Милли китапханәдә сакланучы китапларның кайберләре.

 

Татарстанның халык артисты Илсаф үзенең туган авылына багышланган «Борынгы Яңа Кәкерле» китабын Милли китапханәгә бүләк итә. 2020 елның 24 декабре.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International