«Китапханәләр – Җиңү шаһитләре» проектында катнашу

26 декабрь 2020 ел., шимбә

Бөтенроссия дәүләт чит илләр әдәбияты китапханәсе (Мәскәү шәһәре) гамәлгә ашырган «Китапханәләр – Җиңү шаһитләре» («Библиотеки – свидетели Победы») проекты сайтында танылган татар галиме, китап белгече, библиограф, филология фәннәре докторы, Татарстан Фәннәр Академиясенең хакыйкый әгъзасы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллинның (1925–2000) сугышчан еллары һәм юллары турындагы мәгълүмат урын алды. Ул 1991 елда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә эшкә килә һәм 2001 елга кадәр биредә фәнни консультат булып эшли.

Презентация Әбрар Гыйбадулла улының Татарстан Республикасы Милли китапханәсе кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана торган архив документларына нигезләнеп әзерләнде.

1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы илебездәге һәрбер гаиләнең язмышында тирән эз калдырган. Ул елларда һәр оешма, һәр кеше фашизмны Җиңүгә үз өлешен кертә. Китапханәләр һәм аларда эшләүче хезмәткәрләр дә Ватанны саклаудан читтә калмый. Бик күпләр эш урыннарыннан ук фронтка китә. Ә кайберәүләр, бик күп авыр сынаулар үтеп, китапханәләргә эшкә сугыштан соңгы елларда килгән. Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин – шундый хезмәткәрләрнең берсе.

Аның гыйльми эшчәнлеге турында күпләргә мәгълүм, ә менә 1943 елда 18 яшендә Совет Армиясе сафларына алынуын, Курск дугасындагы аяусыз сугышларда, Украинаны, Молдавияне, Румынияне, Венгрияне һәм Чехословакияне фашистлардан азат итүдә катнашуын, Ерак Көнчыгышта япон милитаристларына каршы сугышып, 1947 елда гына туган ягына әйләнеп кайтуын белүчеләр сирәк. Ул Кызыл Байраклы 110 нчы гвардия укчы дивизиясендә хезмәт иткән. Сугышчан казанышлары өчен Ә.Г. Кәримуллинга беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм башка бүләкләр бирелгән.

«Китапханәләр – Җиңү шаһитләре» проекты, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, Россия һәм БДБ илләренең китапханәләр җәмәгатьчелеге тарафыннан оештырылды. Ул – кеше язмышлары, ата-бабаларыбызның каһарманлыгы, дустанә халыкларның бергә батырларча көрәшүе, аларның уртак Җиңү шатлыгын кичерүе турындагы тарихи проект.

Бу проектта Россия китапханәләре генә түгел, Беларусь, Үзбәкстан, Казакъстан, Әрмәнстан һәм Кыргызстан китапханәләре дә катнашты.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International