Россия фәне көненә багышланган виртуаль күргәзмә

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Ел саен 8 февральдә илнең фәнни хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен  − Россия фәне көнен бәйрәм итә. Әлеге дата  1999 елда Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган иде.

Россия фәне көненең максаты − киң җәмәгатьчелекнең игътибарын фәнни алгарышка юнәлтү.

ТР Милли китапханәсенең Мәгълүмат-библиография бүлеге Россия фәне көненә багышлап виртуаль күргәзмә-презентация әзерләде. Күргәзмә киң катлам кулланучылар аудиториясенә исәпләнгән. Анда  урын алган китаплар һәм белешмә басмалар «Фән тарихы», «Бөек исемнәр һәм ачышлар», «Россия фәненең потенциалы», «Фәнни Татарстан», «Фән бүген һәм иртәгә» дигән бүлекләрдә тәкъдим ителә.

Күргәзмәгә рәхим итегез!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International