Илһам Шакиров: Минем җырларым – халкым җырлары

2021 елның 15 феврале, дүшәмбе

Илһам Гыйльметдин улы Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы (хәзер Тукай районы) Яңа Бүләк авылында туа. 1954 елда Теләнче Тамак урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң Казан музыка училищесына укырга керә. 1955–1960 елларда Казан дәүләт консерваториясендә белем ала.

Илһам Шакиров 1960 елда солист буларак Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенә кабул ителә һәм аңа 59 ел гомерен багышлый. Татар музыка мәдәниятенең тулы бер эпохасын колачлаган Илһам аганың кабатланмас тавышы борынгы милли көйләребезнең бөтен моңын, хис тирәнлеген ачып бирергә сәләтле иде. Ул – халык җырларын да, композиторлар әсәрләрен дә, классиканы да бердәй оста башкарган җырчы.

Илһам Шакиров 2019 елның 16 гыйнварында Казанда вафат булды.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлеге, легендар җырчының туган көне уңае белән, виртуаль күргәзмә тәкъдим итә. Биредә Илһам Шакировның тормыш һәм иҗат юлы тасвирлана, сәнгатьтәге аралашу даирәсе, бай милли репертуары, гастроль эшчәнлеге, шулай ук вафатыннан соң истәлеген мәңгеләштерү гамәлләре чагылыш таба. Мәгълүматлар җырчыга багышланган матур шигъри юллар белән аралаштырып бирелә.

Рәхим итеп карагыз!

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International