Милли китапханәдә – Җәлилнең үзе исән чакта чыккан китаплары

2021 елның 16 феврале, сишәмбе

Күренекле татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында шагыйрьнең үз китаплары һәм аерым дөнья күргән әсәрләре, аның тормышына һәм иҗатына багышланган басмалар тупланып бара.

Китапханә фондларында Муса Җәлилнең 53 исемдә татар телендә, 50 исемдә рус телендә Казанда, Мәскәүнең төрле нәшриятларында («Современник», «Молодая гвардия» һ.б.) һәм Россиянең башка шәһәрләрендә басылып чыккан шигырь китаплары саклана. Алар арасында шагыйрьнең үзе исән чагында нәшер ителгәннәре дә байтак. Гарәп графикасында 1925 елда Казанда дөнья күргән «Барабыз: революция көрәшчеләре өчен ясалган кичәләргә материаллар», 1929 елда Мәскәүдә, СССР халыкларының үзәк нәшриятында басылган «Иптәшкә» дигән шигырь китаплары китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегендә саклана. Татар әдәбияты һәм туган якны өйрәнү бүлегендә М.Җәлилнең 1929 елда Мәскәүдә латин графикасында нәшер ителгән «Авылда пионер эшләре», 1934 елда Казанда чыккан «Орденлы миллионнар», «Шигырьләр һәм поэмалар» (китапка шагыйрьнең кулъязма факсимилесы да теркәлгән), 1939 елдагы «Шигырьләр» җыентыклары бар.

Муса Җәлилнең иҗаты күпкырлы. Ул, башка татар шагыйрьләре белән бергә, рус һәм СССР халыклары шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә иткән. Мондыйлар арасыннан А.С.Пушкин «Шигырьләр»ен (1937), Н.А.Некрасов «Шигырьләр»ен (1939), Ш. Руставелиның «Юлбарыс тиресе ябынган батыр» (1939), Т.Шевченконың «Кобзарь» китапларын күрсәтергә мөмкин.

Шулай ук шагыйрьнең кириллица белән басылган «Хат ташучы» поэмасы (1940), опералар өчен «Ильдар» («Лачыннар»; 1941) һәм «Алтынчәч» (1941)» либреттолары, 1935 елда Мәскәүнең «Художественная литература» нәшриятында басылган, Александр Миних тәрҗемә иткән «Стихи» китаплары да укучылар өчен кызыклы булыр. Бөек Ватан сугышы елларында да татар язучыларының китаплары басылган. Бүлек фондында сакланучы китаплар арасында М.Җәлилнең «Тупчы анты: шигырьләр җыентыгы» (1942) һәм «Письмо из окопа» (1944) дигән китаплары бар.

Муса Җәлилнең фондларда сакланучы китаплары китапханәнең электрон каталогында күрсәтелгән. Үзе исән чагында нәшер ителгән китапларның скан-копияләре ясалган.

Җәлил әсәрләренең шактый күп басмалары, аеруча үзе исән чагында нәшер ителгәннәре, аерым бер уникаль тупланманы тәшкил итә. Аны китапханә сайтында урнаштыру Муса Җәлил иҗатын бөтен төрлелеге белән таныту мөмкинлеген бирәчәк һәм аңа һәртөрле фәнни-тикшеренү учреждениеләре, китапханәләр, музейлар гыйльми хезмәткәрләре, укытучылар, студентлар һәм башка китап укучылар игътибарын җәлеп итәчәк.

        

      

   

       

       

 

 

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International