Китапханәчеләр семинары: Милли тел – милләт җаны

2021 елның 18 феврале, пәнҗешәмбе

 

16 февраль көнне Балтач Үзәк китапханәсендә, республикабызда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан, «Милли тел – милләт җаны» дип аталган китапханәчеләр семинары узды. Семинарда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенен фәнни-методик бүлеге җитәкчесе Люция Мәсхүт кызы Нәҗметдинова һәм шушы ук бүлекнең баш китапханәчесе Зәйнәп Әбүгали кызы Җамалиева, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Муса Җәлил исемендәге Республика һәм Һади Такташ исемендәге әдәби премияләр лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, бик күп җырлар авторы Рәмис Аймәт катнашты.

Фәнни-методик бүлек җитәкчесе Л.М. Нәҗметдинова Балтач районы китапханәләре эшчәнлегенә уңай бәя бирде, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан китапханәчеләр алдында торган яңа бурычлар белән таныштырды, бүлекнең баш китапханәчесе З.Ә. Җамалиева китапханәчеләр белән якыннан аралашты, эш тәҗрибәсе белән бүлеште, методик киңәшләр бирде. Семинар Рәмис Аймәт иҗатына багышланган әдәби-музыкаль очрашу белән тәмамланды.

Очрашу җирле язучылар, китапханәчеләр, актив китап укучылар катнашында бик күркәм мохиттә узды. Кичә барышында шагыйрьнең иҗаты бар яктан ачылып, Балтач китап сөючеләрендә ихлас хисләр тудырды. Рәмис Аймәт сүзләренә язылган җырлар башкарылу, шигырьләр яңгырау аны укучысына тагын да якынайтты.

        

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International