2022 елның 20 маенда «PRO.Культура.РФ» платформасы эшендә катнашучы Татарстан муниципаль китапханәләренең хезмәткәрләре өчен онлайн-семинар узды.
Семинарда үзәкләштерелгән китапханәләр системалары җитәкчеләре һәм платформада эшләү өчен җаваплы вәкилләр – республиканың 45 үзәкләштерелгән китапханәләр системасыннан барлыгы 61 хезмәткәр катнашты.
Республика китапханәләре әлеге ресурста инде бер елга якын эшлиләр. Шушы вакыт дәвамында аңлатма таләп иткән мәсьәләләр һәм проблемалар шактый җыелган. Алар статистиканы дөрес алып бару, исәпләгечләрне теркәү, игъланнар урнаштыру, вакыйгаларны чагылдыру тәртипләренә һ. б. юнәлешләргә карый.
Семинарны оештыручы һәм алып баручы, фәнни-методик бүлекнең баш китапханәчесе Ольга Зуева хезмәттәшләренә платформада эшләү буенча киңәшләрен җиткерде һәм сорауларына җавап бирде. Берничә китапханә үз тәҗрибәләре белән уртаклашты.
Webinar.ru платформасында узган бу семинарга карата катнашучылар зур канәгатьлек белдереп, аны оештыруга югары бәя бирделәр.