Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» дип аталган электрон тематик досье дөнья күрде

2022 елның 23 мае, дүшәмбе

2022 ел Россия Федерациясе Президенты Указы белән Илебез халыкларының мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Татарстан Республикасында Россия халыкларының мәдәни мирасы елы» дип аталган электрон тематик досье дөнья күрде.

Игълан ителгән елны уздыру турындагы карар «Халык сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне, тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен, этномәдәни күптөрлелекне, барлык халыкларның мәдәни үзенчәлеген һәм этник берләшмәләрне саклап калу» максатларында кабул ителде.

Илебезнең төрле төбәкләрендә яшәүче халыкларның үзенчәлекле  мәдәниятен популярлаштыру, дини һәм милли кыйммәтләргә хөрмәт тәрбияләү күпмилләтле дәүләтебездә тынычлык һәм татулык нигезе булачак.

Электрон тематик досье мәдәни мирасны, халык мәдәниятен халык һөнәрләрен һәм кәсепләрен үстерү һәм саклауга юнәлтелгән Татарстан Республикасы мәдәни сәясәте турындагы мәгълүматларны үз эченә ала. Биредә ТР Милли китапханәсе мәгълүмат чыганаклары аерым бүлекне тәшкил итә. Шулай ук бу теманы яктырткан ТР Милли китапханәсе фондлары турында мәгълүмат һәм Милли китапханә төзегән Интернет-ресурсларның шактый өлеше тәкъдим ителде.

 

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International