Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел» дип исемләнгән тематик досье дөнья күрде

2022 елның 26 мае, пәнҗешәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы Россия Президенты В. Путин карары нигезендә дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәм ителә.

Бәйрәм чараларының Гомумроссия планы 2022 ел дәвамында бөтен Россия буенча оештырылган 150 вакыйганы үз эченә ала, әмма төп чаралар Татарстанда уза. Ислам тынычлык, игелек һәм иҗат дине. Бу идеология ерак 922 елда салынган меңьеллык традицияләргә таяна. Бөтен тарих, мәдәният, дөньяга караш, татарларның тормыш принциплары Ислам динендәге бөек рухи кыйммәтләргә нигезләнгән.

Бу истәлекле дата уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы» дигән электрон тематик досье дөнья күрде. Тематик досьеда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә бәйле төп мәгълүматлар, Татарстанда сакланган шул чордагы мәдәният ядкәрләре турында белешмәләр тупланган. Әлеге темага караган, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе фондларында булган мәгълүмати чыганакларның исемлеге бирелгән.

Материалларның төп блогы бу мөһим датаны бәйрәм итүгә, бу бәйрәмгә әзерлеккә, Интернет челтәрендә бәйрәм чараларын яктыртуга багышланган.  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International