2022 елның 31 декабрендә татар милли театр сәнгатен оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе – күренекле сәхнә остасы, Россиянең һәм Татарстаннның халык артисткасы Фатыйма Ильскаяның (Хуҗасәетова) тууына 120 ел тула.
Әлеге уңайдан ТР Милли китапханәсе сайтында Фатыйма Ильскаяның тууына 110 тулуга багышлап төзелгән электрон белешмәлек яңартылды. Ул соңгы ун елда дөнья күргән мәгълүмат чыганаклары белән тулыландырылды. Яңа бүлектә Фатыйма Ильскаяга багышланган видеоязмалар урын алды.
Фатыйма Ильская үзенең озын иҗат юлын Оренбургның «Ширкәт» труппасында башлап җибәрә. Соңыннан, 1916 елның көзендә Габдулла Кариев чакыруы буенча «Сәйяр» труппасына килә. 1923 елдан башлап, аның ярты гасырдан күбрәккә сузылган иҗади тормышы Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры белән бәйле. Бу театр сәхнәсендә дөнья, рус һәм татар классикасы әсәрләре буенча куелган спектакльләрдә якты образлар иҗат итә. Ул иҗат иткән рольләр: Рокыя — «Тигезсезләр» (Ф. Әмирхан), Сәлимә — «Әлмансур» (Һ. Һейне), Трильби — «Трильби», Турандот (К.Гоцци Принцесса Турандот), Луиза (Ф.Шиллер «Мәкер вә мәхәббәт»), Сюзанна (П.Бомарше «Фигароның өйләнүе»), Катерина (А.Островский «Яшенле яңгыр»), Дилбәр (К.Тинчурин «Җилкәнсезләр»), Фатыйма (М.Әмир «Тормыш җыры») һ.б.
Фатыйма ханым зур шөһрәт казанган артистка. Аның кулында татар театр сәнгатенең эстафета йөзеге йөрде.
Әлеге электрон белешмәлек белән түбәндәге сылтама буенча танышып була: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/ilskaya.htm