Татарстанда Ислам

2023 елның 30 мае, сишәмбе

«Россия - Ислам дөньясы: KAZANFORUM 2023» XIV Халыкара икътисади форумына багышлап ТР Милли китапханәсе сайтында «Татарстанда Ислам» дип исемләнгән тематик досье пәйда булды.

KAZANFORUM халыкара форумын уздыру Россиянең ислам дөньясы илләре икътисады белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә зур адым булып тора.

922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен дәүләт дине буларак кабул итү күбесенчә Көнбатыш һәм Көнчыгыш традицияләрен тоташтыручы уникаль Россия цивилизациясе формалашуны билгели. Мөселман татарлары гасырлар дәвамында башка халыклар һәм диннәр белән күрше яшиләр. Бу, бер яктан, аларны баета, икенче яктан, үсешкә этәрә.

Казан − Россиянең мөселман мәднияте үзәге. Нәкъ менә монда беренче Коръән басылып чыга, биредә күп санлы мәчетләр урнашкан.

Тематик досье Татарстанда ислам тарихы, аның хәзерге вакыттагы роле, ислам белеме  хакындагы мәгълүматларны үз эченә алды. ТР Милли китапханәсе  фондында булган мәгълүмат чыганаклары исемлеге дә бирелде.  

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International