Күренекле каләм иясенең тууына 105 ел

2023 елның 4 декабре, дүшәмбе

2023 нче елның 20 декабрендә күренекле драматург һәм шагыйрь Хәй Вахитның тууына 105 ел тула. Шушы истәлекле датаны күздә тотып, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында әдипнең тууына 100 ел тулуга багышлап төзелгән белешмәлек яңартылды. Анда соңгы биш ел эчендә   дөнья күргән  мәгълүматлар өстәлде, Х. Вахитның тормышы һәм иҗаты хакындагы  әдәбият исемлеге тулыландырылды.

Х. Вахит сугышка кадәрге елларда үк яза башлый. 1938 елда аның берьюлы ике әсәре – «Соры кортлар» исемле пьесасы һәм «Дулкыннар» дигән шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Әдип бу елларда шулай ук балалар өчен шигырьләр һәм халык иҗаты әсәрләренә нигезләнеп поэмалар да яза. Балалар әдәбиятына игътибар каләм иясенең сугыштан соңгы иҗатында да берникадәр вакыт дәвам итә: илленче-алтмышынчы елларда аның кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары    өчен язылган шигырьләре, поэмалары тупланган «Безнең авылда» (1951), «Якты юллар» (1953), «Наратлыдан Каенсарга» (1961), «Минем танышларым» (1969) исемле    җыентыклары нәшер ителә.

Ләкин Хәй Вахитны талантлы каләм остасы итеп таныткан жанр – драматургия. Илленче елларның ахырларыннан башлап ул үзенең иҗади көчен тулысынча диярлек шушы жанрга багышлый һәм үз заманының әхлакый проблемаларын яктырткан драма һәм комедияләрен иҗат итә.

Аның «Беренче мәхәббәт» (1960), «Рәхим итегез!» (1961), «Кайда соң син?» (1963), «Карлыгач канат кага» (1965), «Соңгы хат» (1966), «Күк капусы ачылса» (1967), «Туй алдыннан» (1969), «Мәхәббәтең чын булса» (1972), «Давыл» (1973), «Ике килен-килендәш» (1976), «Ялгышасың, Нәзирә!» (1976), «Оныта алмасаң нишләрсең» (1977) кебек пьесалары алтмышынчы-җитмешенче еллардагы татар театрлары репертуарыннан төшмичә, шул чор татар драматургиясенең, театр сәнгатенең олы бер казанышы булып тора.

«Хәй Вахит» биобиблиографик белешмәлеге түбәндәге адрес буенча урнаштырылган: https://kitaphane.tatarstan.ru/tat/vakhit.htm

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International