Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел

2024 елның 5 июне, чәршәмбе

Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның тууына 225 ел тулу уңаеннан ТР Милли китапханәсе сайтындагы «А. С. Пушкин – Казанның  күренекле кунагы» электрон белешмәлеге яңартылды.

Александр Сергеевич Пушкин Казанга 1833 елның 4 сентябрендә килә. Ул Россия шәһәрләре буйлап сәяхәт итеп, Пугачев бунты тарихы турында материаллар җыя. Күренекле шагыйрь шул уңайдан Казан шәһәрендә дә туктала. Биредә ул 2 тәүлек һәм 7 сәгать була.

«Бу якка юкка гына бармадым», − дип яза Пушкин хатынына хатында Казанга килүе турында. Сәфәр вакытында җыелган материаллар «Пугачев тарихы» («История Пугачева») әсәрен, шулай ук «Капитан кызы»    («Капитанская дочка») романын иҗат иткәндә кулланыла.

Пушкинның татар әдәбиятын үстерүгә, ул вакытта Казанда яшәгән рус шагыйрьләре иҗатына йогынтысы һичшиксез. Рус әдәбияты, А.С. Пушкин әсәрләре белән тирәнтен танышу Габдулла Тукай иҗатында да зур роль уйный. Ул шигырьләрендә Лермонтов белән Пушкинны үзенең остазлары дип атый.

А. С. Пушкинның Казанда булуы турында дөреслеккә туры килә торган чыганаклар аз сакланган. Казан шагыйрәсе Александра Андреевна Фуксның А. С. Пушкин турындагы истәлеге төп һәм ышанычлы чыганак булып тора.

Рус теле көнен һәм А. С. Пушкинның тууына 225 ел тулуны бәйрәм итү уңаеннан әлеге белешмәлек тулыландырылды. Бөек шагыйрьнең тууына 225 ел тулу уңаеннан уздырылган чаралар турындагы материаллар аерым бүлеккә урнаштырылды. «Библиография» бүлеге соңгы 5 ел эчендә дөнья күргән чыганаклар белән баетылды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International