“Футбол – безнең тормыш!”

2009 елның 7 мае, пәнҗешәмбе
11 - 31 майга кадәр чит телләрдәге әдәбият бүлеге каршындагы алман уку залында “Футбол – безнең тормыш!” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Ул 2009 ел Татарстан Республикасында спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше елы уңаеннан уздырыла. Күргәзмә Мәскәүдәге Гете исемендәге Алман Мәдәният үзәге ярдәмендә оештырылды.

Күргәзмәдә 35тән артык алман телендәге төрле тематикага караган басмалар - матур әдәбият, футбол үсеше тарихы, 1930 елдан футбол буенча дөньякүләм ярышлар хроникасы, хәзерге футболның менеджмент һәм маркетингы, һәм шулай ук атаклы футбол уйнаучылар һәм тренерларның истәлекләре һәм күзәтүләре тәкъдим ителә. Шулай ук күргәзмә кысаларында барлык теләүчеләр алман телендә “Футбол – безнең тормыш!” исемле фильм карый алачаклар. Ул фильм дүрт дус турында сөйли.

Барлык теләүчеләрне көтеп калабыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International