Халыкка социаль хезмәт күрсәтү турында тулы мәгълүмат

2010 елның 10 феврале, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең патентлар бүлегендә (К. Маркс ур., 36нчы йорт) «Продукция һәм хезмәт күрсәтү сыйфаты белән идарә итү» дигән тулы текстлы мәгълүматлар базасы яңартылды. Анда «Халыкка хезмәт күрсәтү» дигән әһәмиятле бүлек тә урын алган.
Әлеге тема буенча сылтамалар 973 документны тәшкил итә. Аларда социаль хезмәт күрсәтү оешмаларының социаль, социаль-көнкүреш, социаль-медицина, психологик, педагогик, социаль-хокукый һәм матди ярдәм күрсәтү, авыр тормыш шартларында калган кешеләрне адаптацияләү һәм реабилитацияләү буенча эшчәнлеге чагыла.
Адреслылык, һәркемгә аңлаешлылык, иреклелек булу, кешелеклелек, балигъ булмаган яшүсмерләргә социаль ярдәм итүгә өстенлек бирү принципларына корылган социаль хезмәт күрсәтү түбәндәге төрләрдән тора:
–Социаль-көнкүреш хезмәте – кешеләрнең көндәлек тормыштагы яшәешенә ярдәм итә;
–Социаль-медицина ярдәме – кешеләрнең сәламәтлеген ныгытуга юнәлтелгән хезмәт;
– Социаль-психологик – җәмгыять тормышына яраклашу өчен гражданнарның психологик халәтен көйли;
– Социаль-педагогик – социаль хезмәт клиентларының шәхси үсешендәге үзгәрешләрне һәм үз-үзләрен тотышларындагы читкә тайпылуларны кисәтү, аларда уңай кызыксыну уяту, шул исәптән эштән буш вакытны оештыру, гаиләдә балаларны тәрбияләүдә ярдәм күрсәтү;
–Социаль-икътисадый – тормыш дәрәҗәсен саклау һәм яхшыртуга юнәлдерелгән хезмәт;
– Социаль-хокукый – хокукый статусны яклау яки үзгәртү, гражданнарга юридик ярдәм күрсәтү, законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау.

Бу өлкәдә түбәндәге документлар нигез булып санала:
ГОСТ Р 52142-2003 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Социаль хезмәтләрнең сыйфаты. Гомуми кагыйдәләре.
ГОСТ Р 52143-2003 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Социаль хезмәтләрнең төп төрләре.
ГОСТ Р 52495-2003 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Терминнар һәм билгеләмәләр.
ГОСТ Р 52880-2007 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең төрләре.
ГОСТ Р 52882-2007 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең махсус техник җиһазланышы.
ГОСТ Р 52884-2007 Халыкка социаль хезмәт күрсәтү. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга социаль хезмәт күрсәтүнең тәртибе һәм шартлары.
Мәгълүматлар базасы кулланучыларга социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокукый актлар, гражданнарның социаль мәсьәләләргә караган хокуклары хакында тулы күзаллау бирә, әлеге гамәли мәсьәләләрне хәл итү өчен кирәкле документларны (гариза, шикаять, белешмә һ.б.) әзерләү һәм юллауда ярдәм күрсәтә. Шулай ук әлеге базада «2010нчы елда Россия Федерациясе гражданнарына түләүсез медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт гарантияләре программасы» тексты да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International