Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
рус
тат
eng
Китапханә турында
Китапханә идарәсе
Документлар
Китапханәнең структурасы
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кыскача тарихы
Нәшрият эшчәнлеге
Химаячеләр шурасы
Эшчәнлек
Эш тәртибе
Чаралар афишасы
Китапханәдә күрсәтелә торган хезмәтләр
Татарстан Республикасының Милли электрон китапханәсе
Китапханәчедән сора
Яңа хәбәрләр җибәрү
Мәгълүмат ресурслары
Белешмә-мәгълүмат ресурслары
Электрон китапханә
Хокукый мәгълүматлар үзәге
Мәдәният һәм сәнгать мәгълүматлары үзәге
Электрон каталог
Кире элемтә
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе
Икенче мемориаль Кәримуллин укулары
2010 елның 12 августы, пәнҗешәмбе
2010 елның 9 июле көнне Татарстан Республикасының Саба районында мәшһүр фән эшлеклесе, академик Ә.Г.Кәримуллин истәлегенә багышланган «Икенче мемориаль Кәримуллин укулары» булды.
Икенче Кәримуллин укуларын республикабызның Саба районы хакимияте һәм районның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы, шулай ук Татарстан Республикасының Милли китапханәсе оештырды.
Укуларның программасы бик бай булды. Катнашучылар Кәримуллин исемен йөртүче Үзәк китапханә эше белән таныштылар, Әбрар Кәримуллинга багышлап экспозиция куелган район музеен карадылар. Китапханә һәм музей хезмәткәрләре галим исемен мәңгеләштерү юнәлешендә алып барыла торган эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Ә.Г.Кәримуллинның төп Ватаны булган Чәбия-Чүрчи авылына бару, галимнең һәм аның җәмәгате Кинтә ханымның каберләре янында дога кылу, чәчәкләр салу чараның тагын бер тәэсирләндергеч өлеше булды. Алга таба Урман хуҗалыгы бистәсенең мәдәният йортында конференция өлеше башланды.
Конференция эшендә республикабызның дәүләт эшлеклеләре, язучылар, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты галимнәре, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре, Саба районының мәдәният һәм мәгариф тармагы эшчеләре, гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Саба районы хакимияте башлыгы Р.Н.Миңнеханов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Т.Г.Шәрәфиев конференциядә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Конференциядә милли китапчылык мәсьәләләренә караган эчтәлекле докладлар һәм чыгышлар тыңланды, Әбрар Гыйбадулла улын якыннан белгән дусларының, хезмәттәшләренең, шәкертләренең тәэсирле хатирә-истәлекләре яңгырады.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
8
апрель, 2026 ел
Казан мэры белән «Балаларча булмаган сөйләшү» - ТР Милли китапханәсендә.
Илсур Метшин белән «Беренчеләр хәрәкәте» оештырган ачык сөйләшү бөтен республикадан яшь активистларны берләштерде.
Тарих һәм маҗара яратучы балаларны «Бердәмлек коды» квестына чакырабыз.
Тарихи сәяхәттә 10 яшьтән өлкәнрәк балалар катнаша ала.
7
апрель, 2026 ел
Тукай юбилее һәм Туган тел көне уңаеннан
Милли китапханәнең классик уку залында берьюлы ике яңа күргәзмә ачылды.
6
апрель, 2026 ел
Космонавтика көненә «Космик Одиссея» һәм «Параллель дөньялар»
Милли китапханәнең уку залларында фәнни-популяр әдәбият, космонавтлар биографиясе, йолдызлы күк атласы һәм фантастик әдәбият тәкъдим иткән яңа китап күргәзмәләре ачылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз