Ерактагы якын мирас

2010 елның 10 ноябре, чәршәмбе


2010 нчы елның 29 нчы октябре көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында татар-япон багланышларын яктырткан китапларны тәкъдир итү мәҗлесе булды. Бу китапларның күбесе япон һәм төрек галимнәре тарафыннан китапханәгә бүләк итеп җибәрелгән.


Татар-япон мөнәсәбәтләренең йөз елдан артык тарихы бар. Татарстанда һәм Россиядә аз өйрәнелгән бу темага чит илләрдә шактый бай библиография тупланган. Әлеге библиография турында гомумән һәм, аерым алганда, күренекле дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Токио җәмигъ мәчетендә имам булып торган Габдеррәшид казый Ибраһимовның япон телендә дөнья күргән мемуарлары хакында Казан (Идел буе) федераль университетының Шәрыкны өйрәнү институты социология кафедрасы доценты һәм япон теле укытучысы, социология докторы, озак еллар татар-япон мөнәсәбәтләрен Япониядә яшәп өйрәнгән Лариса Рафаэль кызы Усманова чыгыш ясады. Ул китапханәгә Токиода 1930-1938 нче елларда «Матбагаи Исламия» басмаханәсендә дөнья күргән татар китапларының электрон күчермәләрен үз эченә алган компакт-диск, япон телендә басылган «Япониядәге татарлар» китабын һәм Япония архивларының берсе турында инглиз телендә чыгарылган иллюстрацияле альбом бүләк итте.
Чарада катнашучылар Татарстанда әлеге фәнни юнәлештә алып барылачак нәшрият эшчәнлеге планнары белән дә таныштылар.

Галим Фәрит Галимуллин Габдеррәшит казый Ибраһимовның хезмәтләрен басмага әзерләү турында сөйләде. 
Тәкъдир итү мәрасимендәге фикер алышуларда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетыннан килгән вәкилләр катнашты.


Шушы чара уңае белән китапханәдә «Ерактагы якын мирас» дип аталган күргәзмә дә куелды. Витриналарда мөһаҗирлектә дөнья күргән, хәзерге вакытта Татарстан Милли китапханәсе фондларында сакланучы газета-журналлар һәм китаплар урын алган иде. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International