.jpg)
Россиядә беренче төрки-татар басмасы: Петр I нең 1722 елгы манифесты / төз. И.Г.Һадиев; фәнни мөх-ре М.Г.Госманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2010. – 118 б.
Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россиядә беренче төрки-татар басмасы» дигән яңа җыентык дөньяга чыгарылды. Ул Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең редакция-нәшрият шурасы карары белән басмага хәзерләнгән. Китапның редколлегиясе составына З.Р.Вәлиева, Р.И.Валиев (идея авторы), М.Г.Госманов (фәнни мөхәррире, кереш сүз авторы), Д.С.Шакиров, И.Г.Һадиев (төзүчесе), И.А.Мөстәкыймов (манифестның транслитерациясен, татарчага һәм русчага тәрҗемәсен әзерләүче) кергән. Хезмәт Россиядә дөнья күргән беренче төрки-татар басмасына – Петр I нең 1722 елгы манифестына багышланган. Җыентыкта Россия Фәннәр академиясенең шәрекъ кулъязмалары институты китапханәсе һәм Россия дәүләт борынгы актлар архивы фондларында сакланып калган Петр I манифесты нөсхәләренең факсимилелары, заманча гарәп шрифты белән җыелган тексты, татар алфавитындагы транслитерациясе һәм хәзерге татар, рус, инглиз телләренә тәрҗемәләре, академик М.Г.Госмановның татарларда басма китап барлыкка килү тарихын яктырткан әтрафлы мәкаләсе, шулай ук 1722 елгы манифест турында төрле фәнни, белешмә һәм библиографик басмалардан алынган мәгълүматлар урын алган. Китап тарих, әдәбият, китап белеме, китапханә эше һәм библиография өлкәсендә эшләүче киң даирә белгечләргә, шулай ук басма сүзебезнең үткәне белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.