Милли китапханә вәкиле Чабаксарда узган конференциядә катнашты

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре 2016 нчы елның 23 нче сентябрендә Чабаксар шәһәрендә узган «Идел буе мәдәниятендә милли традицияләр» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Конференция Чувашстан Республикасы Милли китапханәсе базасында оештырылган иде. Пленар утырыш барышында «Татарстан Республикасы Милли китапханәсе: Идел буе халыкларының традицияләрен саклау» дигән доклад белән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең китап укуга җәлеп итү һәм тышкы элемтәләр бүлеге хезмәткәре Любовь Гришукова чыгыш ясады.

Конференция Россия Федерациясенең дәүләт милли сәясәт стратегиясе, «2014–2020 нче елларда Россия милләтләренең бердәмлеген ныгыту һәм Россия халыкларының этномәдәниятен үстерү» федераль программасы кысаларында узды. Әлеге форумның максаты – милли мәдәниятләрне үстерү һәм Россия милләтләренең бердәмлеген аларның үзара мөнәсәбәтләрен көйләү-җайлау аша ныгыту. Катанашучыларны сәламләү сүзе белән Чувашстан Республикасының мәдәният, милләтләр һәм архив эше министры Константин Геннадьевич Яковлев, Чувашстан халыклары Ассамблеясе рәисе Лев Пантелеймонович Курков һәм Чувашстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Светлана Михайловна Старикова чыгыш ясадылар.

Конференциянең фәнни программасы төп өч тема буенча пленар утырыш үткәрүне үз эченә алды: «Хәзерге заман мәдәнияте һәм Идел буе халыкларының традицияләре»; «Хәзерге заман мәгариф системасында өстенлекле этномәдәни юнәлешләр»; «Идел буе халыкларының милли традицияләрен саклау үзәкләр буларак мәдәният оешмалары». Конференция материаллары тупланган аерым җыентык бастыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International