«Руслан» АКМС-нда да эшләүче китапханәчеләр өчен семинарлар

2016 елның 30 сентябре, җомга

2016 нчы елның 19-23 нче сентябре көннәрендә Социокультура өлкәсе һәм сәнгать белгечләренә өстәмә белем бирү институтында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе белгечләре тарафыннан республиканың китапханә хезмәткәрләре өчен семинар дәресләр үткәрелде.

Дәресләрне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Руслан» автоматлаштырылган китапханә-мәгълүмат системасы (АКМС): туплау, эшкәртү, хезмәт күрсәтү технологияләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары кысаларында оештырды.

Семинар эшендә Әтнә, Алексеевск, Кама Тамагы муниципаль районнары, Казан үзәкләштерелгән китапханәләр системасы китапханәчеләре һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре катнашты. Алар өчен түбәндәге темаларга дәресләр үткәрелде: «Кулланучыларны электрон рәвештә китапханәгә язу һәм теркәү», «Китапханәченең «Автоматлаштырылган китап бирү» автоматлаштырылган эш урыны(АЭУ)», «Китап туплау һәм каталоглаштыру» АЭУ», «Татарстан Республикасы Милли электрон китапханәсе» порталы». Гамәли дәресләрдә методик кулланмалар, һәркемгә таратылган ярдәмлек-әсбаплар файдаланылды, тыңлаучылар республика китапханәләренең әйдәп баручы белгечләреннән киңәшләр алды.

Китапханә хезмәткәрләренең алган белемнәре файдаланучыларга хезмәт күрсәтүне яхшыртуда һәм Татарстан Республикасы Җыелма электрон китапханә каталогының сыйфатын күтәрүдә ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International