Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Василий Аксенов музей-йортында

2016 елның 7 октябре, җомга

2016 нчы елның 5 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Василий Аксенов музей-йортында булды. Әлеге күңелле очрашуның сәбәпчесе – китапханәчеләр эзләнү-тикшеренү эшләре вакытында юлыккан басма истәлек-ядкәр. Милли китапханә фондларында, башка газета-журналлар белән бергә, «Комсомолец Татарии» газетасы төпләнмәләре дә саклана. Газетаның 1952 нче елгы 24 нче декабрь санында яшь Аксеновның беренче шигыре дөнья күргән.

Шулай итеп Казандагы Аксенов йорты яңа экспонатка ия булды – Татарстан Республикасы Милли китапханәсе директоры Сөембикә Җиһаншина «Комсомолец Татарии» газетасының бу саныннан ясалган күчермәне тантаналы рәвештә музейга тапшырды. Музей-йорт директоры Ирина Аксенова үз чиратында китапханәгә В.Аксенов сайланма әсәрләренең татарча басмасын бүләк итте. Казан шәһәренең Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов әлеге бүләкләр алмашуны «Аксенов-фест» фестиваленең матур «кайтавазы» дип бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International