Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге республика муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре өчен «Проект эшчәнлеге» программасы буенча 4 семинар үткәрде.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс урамы, 36 йорт) рус телен чит тел буларак өйрәнүчеләрне һәм шулай ук чит илләрдән килгән студентларга рус телен укытучыларны фондтагы яңа китаплар белән танышу өчен үзенә чакыра.
2019 елның 5 июне көнне Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Үзбәкстан кунаклары булып китте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 йорт) бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның 220 еллыгына багышлап «Пушкин әсәрләре геройлары» дип аталган күргәзмә куелды.
2019 елның 31 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе Гомумроссия китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән «Китапханә паркта» дигән мәдәни-мәгърифәти бәйрәм уздырды.
2019 елның 23-24 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкиле Удмуртия Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Удмуртия Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Россия Федерациясе һәм Бәйсез дәүләтләр бердәмлеге илләре халыкларының милли әдәбиятларын үстерү» дигән төбәкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты.
2019 елның 5 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның 220 еллык юбилеена багышланган «Мин сезне яраттым...» музыкаль кичәсе узачак.
Швециядә гомер итүче милләттәшебез Түркәр Соуккан үзендә сакланып килгән китапларны 2019 елның май аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә бүләк итте.
2019 елның 24 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Таҗетдин Ялчыгол» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе узды.
27 май - Гомумроссия китапханәләр көне