Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең сәнгать бүлеге (Казан, Театр ур., 5) Россиядә Театр елы кысаларында «Россиядә драма театры. Тарих һәм хәзерге заман» дип аталган күргәзмәләр циклын тәкъдим итә. Циклның беренче күргәзмәсе – «Театр сәхнәсе: безнең гасыр һәм узган гасыр» – илебездәге драма театрының башлангычыннан алып хәзерге көнгә кадәр үсеш юлын күзәтү мөмкинлеге бирә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, А.Н.Радищевның (1749–1802) тууына 270 ел тулу уңаеннан, «Ул мәгърифәтче булыр өчен туган» дип исемләнгән китап күргәзмәсе куйды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33) июль ае дәвамында «Алтын куллы осталар: Идел буе халыкларының һөнәрчелеге» дип аталган күргәзмә эшли.
Китап һәм китапханә белемнәре, библиография, язма һәм басма мирасны саклау, культурология юнәлешләрендә фәнни эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре арасында аз түгел.
2019 елның 25 июнендә Казанда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының коллегия залында «Ауразия мәдәни мәйданында хәзерге тюркология» дип аталган халыкара семинар булып узды. Ул Мәдәният министрылыгының Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге тарафыннан оештырылган иде.
«Китапханә хәбәрләре» журналының 2019 елгы беренче саны дөнья күрде. Аның зур өлеше Бөгелмә шәһәре һәм районы китапханәләренең күпкырлы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге белән таныштыруга багышланган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе нәшер итә торган «Татар археографиясе» сериясендә «Чыңгызнамә» дип аталган китап дөнья күрде. Әлеге сериянең моңарчы чыккан китапларыныкы кебек үк, монысының да төзүчесе, басмага әзерләүчесе һәм эчендәге фәнни мәкаләләр авторы – археограф, текстолог Раиф Мәрданов.
2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан 15 нче татар гимназиясендәге «Нур» мәктәп яны лагеренда ял итүче 1–4 сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.
2019 елның 14 июнендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе вәкилләре «Милли казаныш буларак балаларның китап укуы» Төбәкара фәнни-гамәли конференциясе эшендә катнашты. Әлеге форум Татарстанның Республика балалар китапханәсе оешуга 100 ел тулу уңаеннан ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Казан Ратушасында узды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге республика муниципаль китапханәләре хезмәткәрләре өчен «Проект эшчәнлеге» программасы буенча 4 семинар үткәрде.