Укучылар игътибарына! Китапханәнең эш тәртибендә үзгәрешләр.
2019 елның 24 мае көнне 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) «Таҗетдин Ялчыгол» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе була. Аны мәшһүр татар галименә багышлап «Шәхесләребез» сериясендә «Җыен» фонды нәшер иткән.
2019 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Буа муниципаль районының «Җирлекара үзәк китапханәсе» филиалы – Иске Суыксу авылы китапханәсе базасында Татарстан Республикасы Милли китапханәсе тарафыннан оештырылган «Татарстан Республикасы китапханәләренең туган якны өйрәнү эшчәнлеге: хәзерге торышы һәм киләчәге» дип исемләнгән зона семинары узды.
2019 елның 8 маенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәренең Киров районында урнашкан, татарча белем бирүче 15 номерлы гимназиянең 8 сыйныф укучылары белән очрашуда булып кайтты.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларына һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» бәйгеләренә документлар әзерләү мәсьәләләре буенча семинарлар оештыруга кереште.
2019 елның май аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең чит телләрдәге әдәбият бүлеге (Казан, К. Маркс ур., 36 йорт) чит телләрне өйрәнүдә ярдәм итүгә багышланган «Балалар өчен иң матур китап» дигән күргәзмә тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге Бөек Җиңү көненә багышланган «Каһарманлыкка кер кунмый» дип аталган күргәзмә тәкъдим итә.
2019 елның 26 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре Казан шәһәре Идел буе районының 18 нче номерлы гимназиясендә белем алучы беренче сыйныф укучылары белән очрашты.
Китапханә хезмәтләреннән файдаланучылар игътибарына!
30 апрель көнне китапханә иртәнге 9дан кичке 7гә кадәр эшли.
2019 елның 24 апрелендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында Татарстанның халык артисты, Буа татар дәүләт сатира һәм юмор театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев белән очрашу узды. «Тормыш авыр диеп зарланабыз…» дип аталган әлеге җырлы-моңлы, юморлы чарага Раил Садриев иҗатын хөрмәт иткән шигырь сөюче тамашачылар, аның иҗатташ дуслары җыелган иде.