ЯҢАЛЫКЛАР


21
ноябрь, 2017 ел
сишәмбе

2017 елның 23 ноябре көнне 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) Түбән Кама шәһәрендә эшләп килүче «Җидегән чишмә» студиясе әзерләгән Татарстан язучыларының һәм шагыйрьләренең аудиокитапларын тәкъдим итү кичәсе булачак.


20
ноябрь, 2017 ел
дүшәмбе

2017 нче елның 17 нче ноябре көнне Габдулла Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театрының тамаша залында Татарстанның халык шагыйре, күренекле җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Разил Вәлиев белән очрашу узды.


15
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 13 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында «Галәмдә без ялгызмы?» китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Ул «Траектория» фонды ярдәме белән «Альпина нон-фикшн» нәшриятында басылып чыккан.

2017 нче елның 8 нче ноябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәре Ижауда узган, Удмуртия Республикасы Милли китапханәсенең 100 еллыгына әзерлек кысаларында оештырылган, «Төбәк мәдәниятендә китапның урыны» дип аталган фәнни-гамәли конференциядә катнашты.

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең фәнни-методик бүлеге хезмәткәрләре 2017 нче елның 10 нчы ноябрендә Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасында булды һәм шушы районның Татарстан бистәсе китапханәсендә узган «Авыл китапханәсе эшчәнлегенә мәдәни трендлар җәлеп итү» дигән фәнни-гамәли конференция эшендә катнашты.


3
ноябрь, 2017 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залында (Казан, Кремль ур., 33) ноябрь ае дәвамында «Искиткеч ачышлар турында» дип аталган экспозиция эшли. Ул 10 нчы ноябрьдә билгеләнеп үтүче Бөтендөнья фән көненә багышланган.


1
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

2017 нче елның 31 нче октябрендә ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлегендә (Кремль ур., 33 нче йорт) «Комфест» өстәмә һөнәри белем бирү үзәге экскурсоводлары өчен чираттагы Мәгълүмат көне уздырылды.

Милли китапханәнең Җыелышлар залында идарә әгъзалары һәм бүлек мөдирләре өчен Татарстан Республикасы Конституциясенә багышланган лекция үткәрелде.


27
октябрь, 2017 ел
җомга

2017 нче елның 27 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 нче йорт) татар халкының күренекле җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Таһир Якуповка багышланган «Җырларыңда безне юат­тың...» дигән китапны тәкъдим итү кичәсе булды.

2017 нче елның 25 нче октябрендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре, Россиядә Экология елы уңаеннан, Казан шәһәре Вахитов районының татар телендә белем бирүче 27 нче гимназиясе 7 нче «А» сыйныф укучылары белән чираттагы очрашуда булып кайтты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International