2017 нче елның 22 нче апреле көнне Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында республикабыз районнары һәм башкалабыз Казан мәктәпләрендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен «Казан утлары» журналы редакциясе вәкилләре белән очрашу булды. Бу чара күпләребез яратып укый торган айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси «Казан утлары» журналына 95 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан оештырылды.
2017 нче елның 22 нче апрелендә «Корстон-Казан» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан халыклары вәкилләренең III нче съезды булды. Татарстан Республикасы Милли китапханәсе әлеге олы форумда катнашучыларга кызыклы һәм бай эчтәлекле китап күргәзмәсе тәкъдим итте.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге төп бинадагы Зур уку залында җәмәгать, дин һәм сәясәт эшлеклесе, публицист Габдерәшит Ибраһимовның (1857–1944) тууына 160 ел тулуга багышланган «Мәшһүр Рәшит казый» исемле күргәзмә тәкъдим итә.
2017 нче елның 22 нче апрелендә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе ел саен уздырыла торган «Китапханә төне» дип аталган уку фестивалендә катнашты. Республикабызның мәдәни тормышында зур вакыйга булган әлеге чарада күпсанлы китап укучыларга Татарстан Республикасы Милли китапханәсе үз ишекләрен ачты.
Казан (Идел буе) федераль университетының «Tataristica» үзәге тел һәм әдәбият, тарих, сәнгать һәм мәдәният өлкәсенә кагылышлы мөһим мәсьәләләргә актуаль сөйләшүләр оештыра. 2017 нче елның 19 нчы апрелендә бер төркем галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, яшьләр лидерлары «XXI гасыр һәм Тукай» дигән темага фикер алыштылар.
2017 нче елның 12 нче апрелендә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә күренекле шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың (1926–1980) тормышы һәм иҗатына багышланган «Саҗидә Сөләйманова: Шигъриятнең күкчәчәге» китабын тәкъдим итү кичәсе булды.
2017 нче елның 22 нче апрелендә Казанда үтәчәк III нче Татарстан халыклары съездына багышлап, 4 нче апрельдән «Татарстан – уртак йортыбыз» дип аталган Республика җирлегендә яшәүче төрле милләт халыклары дуслыгын яктырткан этно-мәдәни эстафета башланып китте.
2017 нче елның апрель аенда Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлеге (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, язучы Белла Әхмәдуллинаның тууына 80 ел тулу уңаеннан «Мәхәббәткә дан җырлыйм...» исемле китап күргәзмәсе тәкъдим итә.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар өчен Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, К.И.Чуковскийның (1882–1969) тууына 135 ел тулуга багышлап, «Чуковский балалар һәм олылар өчен» исемле күргәзмә оештырылды.
2017 нче елның 3 нче апрелендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театры бинасында күренекле дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиевкә 70 яшь тулуга багышланган кичә булды. Кичәне оештыруда һәм үткәрүдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе дә катнашты.