ЯҢАЛЫКЛАР


28
март, 2017 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы тарафыннан ел саен китапханәләргә бирелә торган «Лидер» («Әйдәп баручы») һәм «Иҗади эзләнү» премияләренең 2016 нчы елгы ияләрен ачыклау буенча конкурсның нәтиҗәләре билгеле булды.


21
март, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 20 нче мартында Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын кабул итте. Әлеге кичә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга һәм аның «Мәхәббәт чишмәсе» китабын тәкъдир итүгә багышланды.


 


13
март, 2017 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы – 2015» конкурсына йомгак ясады.

2017 нчы елның 20 нче мартында 17.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы «Театр кунакханәсе» тамашачыларын, Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисткасы Исламия Мәхмүтова белән очрашуга чакыра. Кичәдә артистканың иҗатташ дуслары, хезмәттәшләре катнашачак. 


5
март, 2017 ел
якшәмбе

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Күргәзмәләр залы (Казан, Кремль урамы, 33 нче йорт), ел саен 21 нче мартта билгеләп үтелүче Бөтендөнья шигърият көненә багышлап, «Шигырьләрдән алтын сибелә» дигән күргәзмә оештырды.


2
март, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 нче елның 27 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсе хезмәткәрләре Кукмара муниципаль районының «Кукмара үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» үткәргән төбәкара фәнни-тикшеренү укуларында катнашты.


28
февраль, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 1 нче мартында Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка 60 яшь тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең күргәзмәләр һәм мәдәни программалар бүлегендә (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт) «Республикага һәм дөньяга мәхәббәт белән» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.


25
февраль, 2017 ел
шимбә

2017 елның 24 нче февралендә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышланган иҗат кичәсе булды.


21
февраль, 2017 ел
сишәмбе

2017 нче елның 15 нче феврале көнне Татарстанның Мәгарифне үстерү институтында республикабызның татар теле һәм әдәбияты мөгаллимнәре өчен журналистлар белән очрашу булды. Бу чараны Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең вакытлы матбугат бүлеге хезмәткәрләре оештырды.


16
февраль, 2017 ел
пәнҗешәмбе

2017 елның 24 февралендә кичке сәгать 6.00 да Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан, Кремль ур., 33) Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Ренат Ибраһимовның «Избранное» («Сайланмалар») дип аталган китабын тәкъдир итүгә багышланган иҗат кичәсе була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International