Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге дөньякүләм танылган тюрколог-галим, Россия фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның (1921–2004) тууына 100 ел тулуга багышланган «Халкыбызның зыялы улы» дигән виртуаль күргәзмә тәкъдим итә.
Бу көннәрдә китапханәнең күргәзмә залында яңа татар дизайнына багышланган лекция узды.
Танылган тәнкыйтьче һәм публицист Виссарион Григорьевич Белинскийның тууына 210 ел тулуга багышлап, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтында «Неистовый Виссарион» («Тынгысыз Виссарион») исемле виртуаль күргәзмә куелды.
XX гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле, тәнкыйди реализмга нигез салучыларның берсе, язучы, драматург, тәнкыйтьче, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның (Мөхәммәтфатих Мөхәммәзариф улы Әмирхановның) тууына 2021 елда 135 ел тулды.
1 апрельдән Милли Китапханәнең эш сәгатьләре үзгәрә: сезне көн саен 10:00дән 22:00гә кадәр көтеп калабыз. Айның соңгы дүшәмбесе — җыештыру көне.
Якын арада «Милли китап» нәшриятында «Татар археографиясе» сериясенең 27 нче китабы басылып чыгачак.
3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай. Аерым чараларга керү өчен алдан теркәлергә кирәк.
3-4 апрельда Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Милли китапханә яңа шәһәр татар мәдәнияте лабораториясе — Jadidfest фестивале уздырачак. Программада: күргәзмәләр, кино, концерт, лекцияләр, бию перформансы, экскурсияләр, истәлекләр яздыру, балалар өчен остаханәләр, яңа журнал. Керү бушлай.
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайтындагы «Идел буе халыклары: мәдәният, гореф-гадәтләр, бәйрәмнәр, символика» дигән тематик белешмәлек яңартылды.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2021 елның 18–19 мартында Мәскәүдәге Россия дәүләт балалар китапханәсендә уздырылган «Укуны өйрәнү форматлары и тәҗрибәләре» дигән II нче фәнни-гамәли лаборатория эшендә катнашты.