ЯҢАЛЫКЛАР


28
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Бөтендөнья Татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр һәм традицияләр саклау ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 26–29 апрель көннәрендә «Сабан туе милли бәйрәмен оештыру һәм үткәрү методикасы һәм технологиясе» дип аталган гамәли семинар үткәрәләр, ул Россия Федерациясе төбәкләрендә, якын һәм ерак чит илләрдә Сабан туе бәйрәмнәрен оештыручылар һәм режиссёрлар өчен тәгаенләнгән.


26
апрель, 2021 ел
дүшәмбе

Габдулла Тукайга 135 ел тулу уңаеннан Татарстан Республикасы Милли Китапханәсе яктылык-кинетик инсталляция сайтын тәкъдим итә.

Габдулла Тукай тууына 135 ел тулу уңаеннан Милли китапзханәнең икенче катында урнашкан уку залында бөек шагыйрьгә багышланган «Просвещение поэзией» - «Шигърият һәм мәгърифәт» күргәзмә уза.


23
апрель, 2021 ел
җомга

Һәр ел 23 апрельдә Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукы көне (World Book and Copyright Day) билгеләп үтелә. 


21
апрель, 2021 ел
чәршәмбе

Башкортстан Республикасы Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханәсенең 185 еллык юбилее уңаеннан 20 апрель көнне «Төбәк мәдәни киңлегендә китапханә: традицияләр и инновацияләр» дип аталган Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Быел акция «Китап йолдызларга юл сала» темасына багышланган. ТР Милли Китапханәсе бу «Библиотөнне» «Реальная Астрономия» студиясе белән коллаборациядә уздыра.


20
апрель, 2021 ел
сишәмбе

2021 елның 16 апрелендә Казан федераль унниверситетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгрифәтче-галим Нәкый Исәнбәт истәлегенә багышланган фәнни-методик семинар һәм «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!» дип исемләнгән фото- һәм китап күргәзмәсе булды.


16
апрель, 2021 ел
җомга

18 апрель − Халыкара һәйкәлләр һәм тарихи урыннар көне. Шул уңайдан ТР Милли китапханәсенең мәгълүмат-библиография бүлеге виртуаль тематик күргәзмә-презентация әзерләде.

22 апрель һәм 13 май көннәрендә 18:20 сәгатьтә Милли Китапханәдә ике алман киносы күрсәтеләчәк.

2021 елның 16 апрелендә Казан федераль унниверситетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында күренекле мәгрифәтче-галим Нәкый Исәнбәт истәлегенә багышланган фәнни-методик семинар һәм «Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә, мин – шәкерт!» дип исемләнгән фото- һәм китап күргәзмәсе булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International