ЯҢАЛЫКЛАР


15
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

17 июль көнне 15:00 сәгатьтә Рамиль Ибрагимов оештыра торган фәнни фантастика һәм фантастик фән яратучылар клубына чакырабыз.


14
июль, 2021 ел
чәршәмбе

29 июль көнне Айнур Зиннатуллинның «Искусство очаровывать незнакомцев» китабы презентациясенә чакырабыз


9
июль, 2021 ел
җомга

Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге, Каюм Насыйри тарафыннан татар телендә беренче басма календарь чыгарылуга 150 ел тулуга багышлап, «Календарьлар – вакыт бизмәне» дигән күргәзмә тәкъдим итә.

Ульяновск өлкәсендә төбәк мәдәни тормышындагы иң күренекле әдәби вакыйларның берсе – нәшриятлар басмаларының Бөтенроссия «Сембер китабы – 2020» күргәзмә-ярминкәсе узды. 


8
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Гаилә көне уңаенна без уку һәм балалар залларында тематик китап күргәзмәләре урнаштырдык. 

«Мәдәният» илкүләм проекты кысаларында республикадагы китапханәләрне модернизацияләү эше дәвам итә.



6
июль, 2021 ел
сишәмбе

9 июль көнне 19:00 сәгатьтә сезне террасага, татар телендә узачак «Татарстан термотөш реакторы» лекциясенә чакырабыз. Спикер — инженер, Калифорниядә ракеталар ясый торган Bagaveev Corporation компаниясен булдырган «Илон Маскы» Надир Баһавиев.

 


4
июль, 2021 ел
якшәмбе

2-3 июль көнне безнең террасада лекцияләр узды, винил пластинкалар уйнады, җанлы музыка яңгырады. Террасага хәзер көн саен 10:00дән 22:00 сәгатьткә кадәр чыгып була (айның соңгы дүшәмбесеннән кала). Матур күренешләр карарга, кояш батканда шәһәрне күзәтергә безнең террасага килегез. Ачылыштан тулыфоторепортаж безнең ВКонтакте төркемендә. 


1
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

2-3 июль көннәрендә китапханәдәге иң ямьле локация ачылышы уңаеннан узачак күңеле кичәләргә чакырабыз.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International