4 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә чыгарылыш яшендәге мәктәп укучыларын һәм абитуриентларны “Җанлы Китаплар” проекты очрашуына чакырабыз.
Поттер маҗараларын яратучылар өчен шәп яңалык! Джоан Роулингның тылсымчы малай турындагы китаплар циклын хәзер өйгә дә алып була.
Балалар Эрик Карлның "Opposites" һәм "Does a Kangaroo have a mother too?" китапларын укыячак.
Август аенда безнең китапханәгә язучы, тәрҗемәче, балалар өчен күпсанлы хикәяләр һәм романнар авторы Юлия Кузнецова килеп китте.
Август аенда ArchDaily платформасында Building of the year номинациясендә ачык рәвештә тавыш бирү башланды. Ул 26 августка кадәр дәвам итәчәк. Сылтама буенча узып, сез дә тавыш бирә аласыз.
Россия дәүләт балалар китапханәсе Россия милли китапханәсе беләр берлектә Россия күләмендә сораштыру уздыра. Ул аноним рәвештә, онлайн-форматта уза. Катнашу өчен сылтама буенча узыгыз.
Бу ялларда китапханәнең музыкаль залында классик музыка пластинкалары күргәзмәсе ачылачак. Шуңа бәйле рәвештә бу шимбә, 21 август 18:00 сәгатьтә террасада пластинкалар уйнату булачак!
Китапханәнең мәгълүмат технологияләре бүлеге Милли китапханәнең вакытлы матбугат фондында сакланган «Казанский телеграф» газетасының 29 номерын цифрлаштырды. Моның алдыннан алар Санкт-Петербургтагы Китапханә фондларын консервацияләү федераль үзәгендә реставрация уздылар.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең быелга кадәр «Китапханә хәбәрләре» дип аталган фәнни-гамәли журналының чираттагы саны, исеме «Китапханә» дип үзгәртелеп, шулай ук тышкы күренеше, бизәлеше һәм күпмедер күләмдә эчтәлеге дә яңартылып дөнья күрде. Яңартылган дизайн авторлары – Дамир һәм Ләйлә Җәлалетдиновлар.
Швециядәге милләттәшебез Түркәр Соуккан Татарстан Республикасы Милли китапханәсенә тапшырган басмалар арасында 1952 елда Швеция төрек-мөселман дини-мәдәни оешмасы тарафыннан чыгарылып, бердәнбер саны дөнья күргән «Хәбәрче» мәҗмугасе аерым урын били. Җилем (гектография) ысулы белән чыгарылган бу җыентык Швециядәге татар җәмәгатенең, заманында аз санлы булуына карамастан, бик оешкан булуы һәм асыл ватаннарыннан читтә торганда да туган телләрен һәм милли үзаңнарын сакларга тырышуларын күрсәтә.